Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дөнья татар конгрессы белән килешү имзалаганы өчен Кырымтатар мәҗлесенә рәхмәт белдерде. Миңнеханов әлеге документның «бик мөһим булуын һәм мәсьәләләрне бердәм хәл итәргә әзерлеген күрсәтеп торуын» әйтте.

Татарстан президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Миңнеханов әлеге уртак сәфәрләрнең мөһимлеген билгеләп узган.

«Хәзер кырымтатарлары язмышы өчен мөһим дәвер һәм шуңа кырымтатарларының ихтыяҗлары перспективалы булырга тиеш. Бүгенге Русиядәге Татарстан тәҗрибәсе сезгә файдага булачак», ди Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Кырым үсеше стратегиясендә кырымтатар халкы ихтыяҗларын истә тоту кирәк һәм шуның өчен кырымтатарларына Татарстан белән берлектә федераль үзәктә конструктив диалог булдыру зарур.

Милли мәҗлес вәкиллеге Казанга кичә кич килде.
XS
SM
MD
LG