Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Зур круиз" чарасы үтте


Казанда "Зур круиз" чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казанда "Зур круиз" чарасы

24 майда Казан елга вокзалында беренче тапкыр "Зур круиз бәйрәме" оештырылды. Чарада туристлык ширкәтләре тамашачыларга үз маршрутлары белән бергә көймәләренең торышы турында да җентекле мәгълүмат бирде.

Елга вокзалына килгән казанлыларны чыгышларга караганда күбрәк Идел буйлап йөрүче туристлык көймәләренең торышы кызыксындырды. Күпләр рәттән тезелеп торган көймәләрнең аскы катларына төшеп андагы каюталар белән якыннан танышты. Кайберәүләр хәтта тәрәзәләрнең ачылу-ачылмавына кадәр тикшереп карады. Кемнәргәдер көймәләрнең ныклыгы түгел, ә каюталарның уңайлылыгы һәм затлылыгы әһәмиятле иде булса кирәк, озатып йөрүчеләрдән бу хакта мәгълүмат белән кызыксынды.

"Александр Невский" көймәсе капитанының өлкән ярдәмчесе Салават Самарбаев сүзләренчә, бу көймәдә иминлек ягыннан елга регистрының барлык кагыйдәләре дә үтәлә.

"Безнең көймә барлык коткару чаралары белән җиһазландырылган. Тиешле шлюпкалар, коткару саллары, коткару боҗралары - бар да бар. Һәр каютада өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә коткару жилетлары урнаштырылган", дип белдерде ул.

Көймәләрне карарга килүчеләрнең кайберләре "Булгария" фаҗигасеннән соң әле дә көймә сәфәрләренә чыгарга куркуларын, көймәләрнең иминлегенә бик ышанып бетмәүләре турында җиткерде. Кайберләре исә бу фаҗиганең инде онытылып баруы турында, уңай бәяләр булган очракта сәфәрләргә бик теләп катнашачаклары турында белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, моннан өч ел чамасы элек Иделдә "Булгария" көймәсе батып анда 122 кеше һәлак булган иде. Фаҗиганең җаваплыларына карата ачылган мәхкәмә эше әле дә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG