Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Донецкида иртәнгә кадәр сепаратистларга каршы хәрби чаралар дәвам итте


Донецки, Мариуполь һәм Славянскида дүшәмбе көнне украин хәрбиләренең сепаратистларга каршы хәрби чаралары дәвам итте. Аеруча да каты бәрелешләр сепаратистларның Донецкида Сергей Прокофьев исемле халыкара һава аланын басып алуыннан соң башланды. Берничә сәгать барган сугыштан соң, сепаратистлар һава аланыннан шәһәр үзәгенә таба читләштерелде. Иртән сишәмбе көнне хәрби чаралар туктатылып торды.

Донецки шәһәр хакимияте хәбәрләренә караганда, хастаханәгә барлыгы төрле җәрәхәтләр белән 15 кеше китерелгән, үлүчеләр турында тулы хәбәрләр юк.

Социаль челтәрләрдә Мариупольдән язуларынча, шәһәр үзәгендә украин хәрбиләре һәм берничә авыр техника тора. Украина көч структуралары “Донецки халык республикасы” җирле штабына басып кергән. Барлыгы биш кеше һәлак булуы әйтелә.

Славянскида ут ачу нәтиҗәсендә, берничә снаряд тыныч халык йортларына элккән. “Интерфакс-Украина” ким дигәндә бер кешенең үлгәнлеген яза.

XS
SM
MD
LG