Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:43

"Гореф-гадәтләрне саклау – егетләр эше"


"Сәләт-Прага" мәктәбе укучылары Таһир Насыйбуллин (с) һәм Илсур Нәфыйков

"Сәләт-Прага" мәктәбе укучылары Таһир Насыйбуллин (с) һәм Илсур Нәфыйков

"Сәләт" яшьләре белән бу сөйләшү "Сөембикә" журналы 100 еллыгын бәйрәм иткән вакытка туры килде. Татар егетләре өчен дә журнал кирәклеген аңладык.

4-16 май көннәрендә Чехия башкаласында дүртенче "Сәләт-Прага" мәктәбе узды. Әлеге проектта катнашкан кырыклап кеше бу көннәрдә Казанда Прага мәктәбендә башкарган махсус проектларын якларга әзерләнә.

Прагада чакта "Сәләт" яшьләре Азатлыкта да кунак булды. Алисә Җамалиева, Зөлфия Мифтахетдинова, Камил Шәрипов, Таһир Насыйбуллин һәм Илсур Нәфыйков белән Азатлык студиясендә сөйләштек. Хәл-әхвәл сорашудан башланган сөйләшү үзеннән-үзе татар мәгълүмат чараларының тәрбияви максаты, сары пресса һәм гореф-гадәтләргә кереп китте.

Алисә: Азатлык минем өчен чын татар журналистикасы. Азатлыкта укыган әйберне тиз генә онытмыйсың, аны уйлап йөрисең. Бигрәк тә сәяси мәкаләләрне укыгач - болай да булырга мөмкин икән бит, дип уйлап йөрисең, инде фикер дә үзгәрә, үз фикерең туа.

Илсур: Азатлык радиосының материаллары минем өчен, беренчедән, татар теле сыйфаты белән кызыклы. Чын журналистика ул "тозлы" журналистика булырга тиеш. Азатлыкның мәкаләләре шулай күбрәк "тозлы", кайнар табадан төшкән була. Русиядә күп әйбер берьяклы гына яктыртыла. Кайбер әйберләрнең икенче ягы да була дигән әйбер кайвакыт башка да сыеп бетми. Азатлык шул икенче карашны ачып бирә, уйларга өйрәтә.

– Төрле мәгълүмат чаралары төрлечә тәрбияли дисезме?

Алисә: Сары пресса, сенсацияләр, әлбәттә, кызык. Әмма алар белән үсеп килүче буын бозылырга мөмкин. Кеше ияләшеп бетә андый "җиңелчә" яктырту ысулына. Дөрес итеп фикерләүне, аңны үстерүче журналистика түгел ул. Барысын да карап барырга кирәк, сарыны да, рәсмине дә.

Илсур Нәфыйков һәм Алисә Җамалиева

Илсур Нәфыйков һәм Алисә Җамалиева

Илсур: Хәзерге яшьләрне гайбәт кенә кызыксындырмый. Мин үзем "Ялкын" журналын яратып укыйм. Чын-чынлап яратам, чөнки аны яшьләр яза. Безнең оешманы "Сәләтне" алсак, ел саен "Ялкын"ның август санын безнең "Сәләттә" булган балалар язып чыгара. Баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина белән бергә безнең журналистика мәктәбе эшләп килә. Ул чыннан да кызыклы булып чыга. Мәсәлән, үзем эшләгән "Яңа Гасыр" каналына кайтсак - бик яхшы тапшырулар бар, тәрбияви яктан алганда. "Халкым минем" тапшыруы, мисал өчен. Аны күп еллар буена Ләйсәнә Садретдинова алып бара. Бик кызыклы һәм кирәкле тапшыру бу. Шәһәрдә яшәүчеләр авыл хәлен аңламый. Авыл халкы шәһәр кешеләрен аңламый. Менә безне монда Прагада бер фермага алып бардылар. Күркәм бер проект итеп күрсәттеләр инде аны безгә. Чыннан да матур - сарыклар, сыерлар, үрдәкләр. Ничектер безгә табигатькә якын булган бер тәрбияви проект күрсәтергә теләгәннәрдер. Безгә бу кызык булмады, чөнки без авылга кайткан саен ул сыерларны да, сарыкларны да күрәбез. Үрдәкләрне дә сәгатьләр буе саклап утырабыз. Безнең өчен гомерлек бер проект бу. Бу безнең тормыш, яшәү рәвеше. Кире тапшыруларга кайтсак - бар андый тирән мәгънәгә ия тапшырулар. Ләкин күп түгел, булганнарын да заманына карап үзгәртеп торырга кирәк.

Зөлфия: Күбрәк телефонда укыйбыз без яңалыкларны. Instagram, Twitter укыйбыз. Анда рәсемнәр урнаштыру мөмкинлеге бар, рәсемне карагач та фикер туа бит. Инде матбугат чараларының тәрбияви ягына килгәндә - консерватив журналлар да кирәк, мисал өчен "Сөембикә" журналы. Аның тәрбияви әһәмияте бик зур. Яхшы татар телендә язылган, гореф-гадәтләрне беренче урынга куйган журнал ул. Мин аны бик яратам.

Таһир: Зөлфиягә кушылам. "Яңа Гасырда" Илсур алып барган, инглизчә, татарча сөйләшергә өйрәткән тапшыруына тукталасым килә. Аны кем карый? "Халкым минем" тапшыруын кем карый? Яшьләр карыймы бу тапшыруларны? Яшьләр аларны авылга кайтканда гына карый. Авылда башка канал күрсәтмәгәнгә. Газетларны алыйк. "Шәһри Казан" безгә килә, без укыйбыз инде аны. Аны тагын башка кеше укыймы? Минем башка йортларда ул "Шәһри Казанны" подъезда чалбар буялмас өчен баскычка утырганда җәйгәнне күрәм. Азатлык радиосының бөтен бу мәгълүмат чараларыннан бик зур бер өстенлеге бар - телефон һәм планшетлар өчен әсбаплары (приложение) булуы. Яшьләр кулында хәзер газет түгел, ә телефон. Азатлыкның бөтен әйбере телефонга сыя. Яңалыклар, фото-виделар. Бу өлкәдә Азатлык алга киткән. Мәсьәлән "Яңа Гасырның" әсбабы юк телефон өчен. Шуңа күрә, Илсур, синең тапшыруны телефоннан карап булмаганга - яшьләр татарча да, инглизчә дә белмидер.

Илсур: Таһирга җавап бирәсем килә - безнең редакция "Татарлар" редакциясе дип атала. Аның проекты кайдан чыкты - төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның тормышын күрсәтергә теләдек без. Безнең проект "Яңа Гасыр - Татарстан" каналында түгел, "Яңа Гасыр - Планета" каналында чыкты. Ни өчен - чөнки бу проект күбрәк төрле төбәкләрдә яшәгән татар балалары өчен дип планлаштырылган иде. Шуңа күрә, игътибар итсәгез - татар теленнән соң инглизчә тәрҗемә килә, русчасы өченче килә. Аның стратегиясе шул. Тагын бер кызыклы да, аяныч та бер әйбер - узган ел Австралиядә булганда аңладык без моны. Чит илләрдә туган балаларга татар теленең кирәклеген аңлату, аның белән кызыксындыру бик авыр. Аларга "татар теле бар, татарча күп кеше сөйләшә" дип аңлату авыр. Алар өчен татар теле - элек сөйләшенгән борыңгы телгә әйләнә бара, чөнки яннарында татарча сөйләшүчеләр азая. Шуңа күрә әти-әниләре балаларын берәр айга булса да Казанга җибәрергә тырыша, күрсеннәр, белсеннәр, аңласыннар дип. Андый балалар Казан урамнарында татарча ишетмәскә мөмкин, әлбәттә. Метрода игъланны татарча бирәләр икән - ул аңа ихтыяҗ бар дигән сүз түгел, ул сәяси мәсьәлә. Республикада ике дәүләт теле булганга шулай кирәк ул. "Сак булыгыз - ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш - Тукай мәйданы" дип әйтәләр икән - ул шул кирәк булганга әйтелә. Ләкин ничек тә булса ул татар теле, татар телен өйрәнергә килүчеләрнең колагына керә. Татар теленә ихтыяҗ булырга тиеш. Яшь кеше аның файдасын күрмәсә - аны беркайчан да өйрәнергә тырышмаячак. Татар телен өйрәнгәч белем алу, һөнәри осталык өчен яңа ишекләр ачыла икән - шул чакта гына кеше татар телен өйрәнергә тырышачак.

Камил Шәрипов

Камил Шәрипов

Камил: Тәрбия турында сөйләгәндә тарихка карыйк - татарның иң беренче газет-журналларына. XX гасыр башында Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый газетлар чыгара башлый. Аларның беренче функциясе нәкъ тәрбия була. Коры фактлар белән генә тәрбияләп булмый. Максат - милләт үссен, халык надан калмасын. Ул хәзер дә шулай. Халык үзенең тәрбия чыганакларын, нинди мәгълүмат чарасыннан нәрсә алганын аңларга тиеш.

– "Сөембикәне" зурлаганда кемдер "ни өчен татар ир-егетләре өчен журнал юк" диде. Сезгә кирәкме андый журнал?

Илсур: Таһирның бар шундый идеясы, үзе сөйләр. Шәхсән үзем, татар егетләре өчен журнал бик кирәк, дип саныйм. Хәзерге вакытта татар егетләрендә гореф-гадәтләр юкка чыга бара. Без тарихка күз йомабыз.

Таһир:
Ир-егетләр өчен аерым чәч салоннары ачыла, ирләр өчен аерым чаралар уздыру модада хәзер. Әгәр дә егетләр өчен татар журналы ачсак - без аларны татар теле белән дә кызыксындыра алачакбыз. Журналның нинди булачагын әлегә уйлыйм.

Камил:
Ялтырап торган, сыйфатлы кәгазьдә чыккан журнал булачак ул. Гореф-гадәтләр генә түгел, киләчәк технологияләр, мода, кибетләр, парфюм, хипстер культурасы, яңалыклар - шундый булырга тиеш. Минемчә, Таһир шундый журнал ясарга җыена.

Таһир:
Аның тәрбияви мәгънәсе дә булачак. Татарлар турында гына язсак, менә без монда туган, моннан чыккан, дип язсак, кем укый соң аны? Төрле мәгълүмат булачак анда, иң мөһиме, ул татарча булачак.

Илсур:
Хәзер менә кемдер татарча сөйли икән - ул искелек турында гына сөйли дигән тәэсир туарга мөмкин. Татарча гореф-гадәтләр турында гына сөйләшеп була, дип уйлаучылар күп. Киләчәктә шушы журналда актуаль темалар яктыртыла икән - димәк татар теленең заманча тел булганына дәлил булачак бу. Мәкаләләр борыңгы темаларга багышланмаячак. Гореф-гадәтне бит беренче чиратта егетләр сакларга тиеш. Нәселдә, халкыбызда шулай килә - гаилә гореф-гадәтләрен саклаучы, аның нигезе ул - ир кеше, әти кеше. Ир-ат традицияләрен саклаган гаилә генә нык һәм тату була. Әгәр ир кеше гореф-гадәтләрен сакламый икән - андый гаиләне гаилә буларак саклап калу инде хатын-кыз җилкәсенә төшә. Моны без адым саен күрәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG