Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Көньяк Кореяда хоспистагы янгында 21 кеше һәлак булган


Көньяк Кореяда Сеулдан 300 чакрым көньяктарак чәршәмбегә каршы төндә хосписта ким дигәндә 21 кеше һәлак булган. Үлүчеләр арасында бер шәфкать туташы бар.

Җирле хакимият белдерүенчә, янгын тиз сүндерелгән. Күпләр янучы бинадан чыга алмаган, чөнки нигездә анда урын өстендә ятучы 70-80 яшьлек өлкәннәр тәрбияләнә.

Полиция мәгълүматларына караганда, анда ятучы акылга зәгыйфь 81 яшьлек ир кеше тоткарланган. Камера ул бер бүлмәгә кергәннән соң, анда янгын башлануын күрсәткән.

XS
SM
MD
LG