Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:17
"Татар иле" социаль челтәрендә теркәлүчеләр саны ике мең кешене тәшкил итә. Бу хакта «БИЗНЕС Online»га проект җитәкчесе Раил Гатауллин белдергән.

Аның сүзләренчә, көненә сәхифәгә уртача 600-700 кеше керә. Бу татар телен укытуны күздә тоткан online – системага керүчеләрне дә исәпкә алып.

Портал эшли башлаганда аны оештыручылар керүчеләр санын беренче елны ук 2-3 миллионга җиткерәбез дигәннәр иде. Социаль челтәрнең эшләвенә ел ярым икәнне исәпкә алганда, алар әйткән санның 0,1% гына җыя алган.

"Татар иле" дип аталган социаль челтәр башта 2011 елда ачыла дип вәгъдә ителгән иде. Соңрак ул 2012 елның апрель аена, Тукай көненә кичектерелде. Анда да ачылмаган проектны 2012 елның декабрендә татар корылтае көннәрендә ачарга вәгъдә иттеләр. Корылтайда тәкъдим итү чарасы булса да, проект шактый гына тулы көчкә эшләп китә алмады.

XS
SM
MD
LG