Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данил Мостафин: "Татар теленнән тестның дәрәҗәсе имтиханнан ким түгел"


Данил Мостафин
Данил Мостафин

Мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин тугызны бетерүчеләр ел да татар теленнән тест бирәчәк дип белдерә. Министрлык мәктәпләрдә тәнәфес вакытында бер көнне татарча, икенче көнне инглизчә, өченче көнне русча сөйләшүне хуплаячак.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин тугызны бетергәндә барлык укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан тест бирүе һәр ел саен булачак дип белдерә. Татар телен укытудагы соңгы үзгәрешләрнең укучыларда сөйләм телен үстерүгә юнәлгәнен белдерә. Мостафин Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Тест бирү алдагы елларда да дәвам итәчәкме?

– Һичшиксез, алдагы елларда да дәвам итәчәк. Узган елларда безнең балаларның бер өлеше генә эксперимент рәвешендә тест тапшырды. Без быел барлык балаларны да алдан кисәттек. Бу хакта нишләптер, хәтта мәктәп директоры да (Азатлыкка) дөрес мәгълүмат бирми.

Бу тест укучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып эшләнде, татар мәктәбендә укучылар өчен аерым, ә рус мәктәбендә укучылар өчен аерым тест әзерләнде. Бу тестлар алдан талантлы һәм тәҗрибәле укытучылар тарафыннан берничә мәртәбә эшкәртелде.

Быел без беренче тапкыр барлык балаларны да бу тест аша үткәрдек. Ул алга таба да мәҗбүри булачак. Аның дәрәҗәсе имтиханнан ким түгел. Безне бүген ничек итеп укытучыларның балаларда сөйләм телен һәм телне белүне формалаштыруы кызыксындыра. Икенче яктан без, бүген татар теле һәм әдәбияты ничек итеп үзләштерелә, нинди темалар һәм тел белеменең кайсы өлкәләре авыррак үзләштерелгәнне ачыкларга телибез. Без боларны өйрәнеп алдагы елларда моның өстендә эшләячәкбез. Без, иң беренче чиратта, белем бирүне камилләштерү өстендә эшләргә тиеш, чөнки укыту процессы камил булмаганда һәм без үзебезнең бурычларны үтәмәсәк проблем чишелмәячәк.

– Алдан, имтихан була икән, ә аннан соң, ул тестка кала икән дигән сүзләр дә таралган иде. Киләчәктә бу тестны имтихан дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин булмасмы?

– Бүгенге федераль кануннар нигезендә тест бирү иң оптималь форма булып тора. Без барлык кануннар һәм аларны эшләтүче актларны исәпкә алып, бу тестның легитим дәрәҗәсе булуны тәэмин иттек. Мин тагын бер кат кабатлыйм, тестның дәрәҗәсе бүген имтиханнан ким түгел. Ул имтиханнарга керер алдыннан үткәрелә. Минемчә, имтихан дәрәҗәсенә күтәрү кирәк дигән фикерне белем сыйфатын бирә алмаучылар әйтә. Телнең дәрәҗәсен имтихан дип куркытып кына тәэмин итеп булмый.
Традицион дәрес схемаларын кулланып кына эш бармый
Безнең проблем нәрсәдә? Татар мәктәбендә дә, рус мәктәбендә дә күп кенә укытучылар укыту процессын яхшы оештыралар. Рус мәктәбендәге проблемнарның бер өлеше укыту технологияләрен дөрес кулланмау бәрабәренә килеп туа. Андый укытучылар бар. Без алар белән аерым эшлибез. Әгәр алар бу технологияләрне кулланмый икән, без алга таба яхшырак укытуга ирешә алмаячакбыз.

Һәрбер дәрестә балалар татарча сөйләшергә тиеш. Башка дәресләрдәге кебек теманы аңлатып, аннан соң өй эше биреп кенә, традицион схемаларны кулланып кына эш бармый. Безнең яңа технологияләр эшкәртелеп, аның нигезе дәреслекләргә салынган. Укытучылар белән методик эшләр алып барылды, һәр районда махсус методистлар да билгеләнде. Безнең хәзер һәр районда милли мәгарифне багучы методист бар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешне яклап чыкты. Бу – мәсьәләнең актуальлеген һәм безнең өчен мөһимлеген күрсәтүче дәлилләрнең берсе.

Ләкин һәрбер мәктәптә, һәрбер коллективта укыту процессын камилләштерү өстендә эш барырга тиеш, шул очракта гына телне белү дәрәҗәсе алга таба үсәчәк.

– Ана телен белүне бәяләүгә Татарстан үз юлын тапты. Ә башка милли республикаларда ничегрәк? Аларның тәҗрибәсе белән кызыксынганыгыз юкмы?

– Кануннар үзгәргәч мин алар үзләренең кануннарын һәм норматив документларын ничек үзгәрткәннәрен анык кына әйтә алмыйм. Бу мәсьәләгә карашлар төрле. Менә безнең күршеләрдә дә үзенчәлекле эшчәнлек алып барыла.
Татар теле укытучыларын корылтайга җыячакбыз
​Без канун бозмыйбыз. Безнең республика башкалар эшләми дип үзенең эшен эшләми тора алмый. Без башка төбәкләрдәге татар мәктәпләре, татар сыйныфлары белән эшлибез. Аларга методик ярдәм итәбез. Быел җәй көне республикадан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән татар теле укытучыларын корылтайга җыячакбыз һәм алга таба да методик ярдәм күрсәтүне, китаплар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез.

– Сезнең тел төбеннән аңлашылганча, мәктәп ана теле мәсьәләсенә иҗади якын килгәндә генә уңышка ирешә ала. Билгеле булганча, икенче сыйныфтан башлап балалар инглиз телен дә өйрәнә башлый. Телләргә тигез мөнәсәбәт булдыру һәм ихтирамны арттыру өчен мәктәптә, дәресләрдә түгел, ә үзара аралашканда бер көнне татарча, икенче көнне инглизчә, өченче көнне русча сөйләшүне керткән мәктәпләр юкмы? Булмаса, моны кертеп була дип уйлыйсызмы?

– Бу бик күркәм яңарыш булыр иде. Моңа каршылык булырга тиеш түгел. Тел реаль практикада кулланылмаса, баланың белемен башка бернәрсә дә ныгыта алмый. Бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге була икән, чынлап та бу ныгыту өчен иң әһәмиятле әйберләрнең берсе булыр иде.

– Министр урынбасары буларак, татар телен тормышта күбрәк куллануны ничегрәк күзаллыйсыз?

– Минем күзәтүләрем бар, 25-30 ел элек Казанда телне куллану ничек булганын һәм бүген нинди вазгыять икәнен беләбез. Урыс телле кешләрнең азмы-күпме белүе һәм азмы-күпме сөйләшүе, хәтта телне өйрәнергә омтылуы, балалар арасында кемдер күбрәк, кемдер азрак аңлый башлау – болар барсы да үзгәрешнең уңай якка икәнен күрсәтә. Без хәзер укыту програмнарын үзгәртүгә ирештек. Ул күпмедер дәрәҗәдә җиңелләштерелде. Укытучылар һәм мәктәп коллективлары тарафыннан бу үзгәрешләр тормышка ашырылса, ирешкән уңышлар тагын да яхшырак булачак.
XS
SM
MD
LG