Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сноуден АКШка кайтырга тели


АКШ иминлек шурасы агентлыгының элекке хезмәткәре, Русиядә вакытлыча сыену алган Эдвард Сноуден ватанына кайтарга теләвен, әмма Русиядә калуны озынайту рөхсәтен сорарга ниятләвен әйтте. Ул бу хакта NBC телеширкәтенә белдерде. Сноуден сүзләренчә, дөньяның төрле иленә барырга мөмкинлеге булса ул һичшиксез АКШны сайлар иде.

Сноуден АКШтан качканнан соң, Русиядә калырга теләмәвен, ә Латин Америкасына барырга ниятләвен әйткән иде, әмма Америка аның паспортын гамәлдән чыгаргач үз планын үзгәртергә мәҗбүр булды. Сноуденның Русиядә калу рөхсәте быелның 1 августында чыга.
XS
SM
MD
LG