Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

ММЧ: Русия Кырымда «кирәкле» җирләрне һәм күчемсез милекне тартып алырга планлаштыра


Кырымда махсус икътисади бүлге өчен җирләрне тартып алу планлаштырыла. «Ведомости» газетасы язуынча, Русия Мәскәүнең яңа җирләрендәге кебек инфраструктура булдыру ысулын Кырымда да кулланырга җыена. Җирләрне тартып алу Русия икътисад үсеше министрлыгы тарафыннан әзерләгән махсус икътисади бүлгесен булдыру канун өлгесендә урын алган.

Кырым 49 елга махсус икътисади бүлге дип танылачак һәм Русия президенты Владимир Путин әйтүенчә, аның үсешен тизләтү өчен анда төзелешкә үз акчаларын кертүчеләргә ташламалар булдырылачак.

Төзелеш өчен хуҗалардан һәм арендага алынган җирләрне, күчемсез милекне тартып алу күздә тотыла. Федераль түрәләрнең берсе әйтүенчә, җирләрне үзләштерү озакка сузылачак. Хакимият җирнең хуҗасына аның алынуы турында җиде көн дигәндә хәбәр итәчәк. Компенсация белән килешү-килешмәүгә өч ай вакыт бирелә. Юкса җирне мәхкәмә аркылы тартып алачаклар. Мәхкәмә карарын шикаять итүгә җир хуҗасына 10 көн бирелә.

Канун өлгесе әле эшләнеп бетмәгән. Хәзер бу хакта федераль хакимият оешмалары белән сөйләшүләр бара.

XS
SM
MD
LG