Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхәллә клубы гаилә бәйрәменә чакыра


"Иман йорты" клубында балалар өчен уеннар
"Иман йорты" клубында балалар өчен уеннар

Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы яшьләр клубы 1 июнь бәйрәмгә киләчәк балаларга театр тамашалары һәм бүләкләр әзерли.

Быел гына төзелгән "Иман йорты" мөселман яшьләр клубының эш юнәлешләренең берсе - балалар өчен чаралар оештыру. Быел 1 июнь беренче тапкыр яшьләр мәчетнең ишек алдында "Гаилә бәйрәме" исемле хәйрия чарасын оештыра.
"Иман йорты" мөселман яшьләре клубы җитәкчесе Айнур Әхмәтшин
"Иман йорты" мөселман яшьләре клубы җитәкчесе Айнур Әхмәтшин
Чарада теләгән һәркем катнаша ала, ди аны оештыручылар. Яшьләр клубының максаты - төрле милләт яшьләрен берләштерү, аларны үз чаралары белән кызыксындырып татар һәм мөселман традицияләре белән таныштыру. Дин йортларындагы чараларның да кызыклы һәм мавыктыргыч уза алуын дәлилләп, яшьләр 1 июнь чарасына өч театрны да чакырган. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры "Али баба һәм өч карак" тамашасын, Кариев театры “Светофорда кунакта” , "Әкият" курчак театры "Мактанчык әтәч" тамашасын ачык һавада күрсәтәчәк.

Балалар өчен остаханәләр, олылар өчен ярминкә булачак. Спорт мәйданында ярышлар, футбол каралган. Асфальтта ясаган рәсемнәр өчен балалар бүләкләр алачак. Сәхнәдә балалар чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә Киров һәм Мәскәү районнары мәчетләреннән һәм мәктәпләреннән балалар чакырылган, ди оештыручылар.

Яшьләр клублары арта

Татар яшьләренең берләшүе беренче чиратта танышу-аралашу өчен булса, күпләр соңгы елларда хәйрия белән дә шөгыльләнә башлады. Ижаудагы "Иман" яшьләр берлеге, мисал өчен, инде берничә ел ятим балаларга ярдәм итә.
Клубка йөрүче кызлар
Клубка йөрүче кызлар
Казандагы "Иман йорты" да 1 июньдә булачак бәйрәмне хәйрия чарасы буларак оештыра. Анда сатылган кул эшләре һәм тәм-томнарның бәясе куелмаячак, килүчеләр хәлләреннән килгәнчә түләячәк.

Клуб эшчәнлегенең башка юнәлешләре дә кызыклы. Яшьләр интеллектуаль бәхәсләргә танылган галимнәр һәм дизайнерларны чакыра. Мәчеттә март аенда узган "Хәләл мәҗлес" фестивале әлегә кадәр иң күп кеше җәлеп иткән чараларның берсе булгандыр. Аена ике тапкыр Рәйхан кафесында очрашу, танышу кичәләре үтә. "Ярдәм" мәчетендә мәктәп яшендәге кызлар өчен аерым, мәктәпне тәмамлап студент булган туташлар өчен аерым төркемнәр бар.
XS
SM
MD
LG