Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәхетле биючеләр марафонына Казан һәм Уфа кушылды


Казан Кремле астында ДПС хезмәткәре биеп тора
Казан Кремле астында ДПС хезмәткәре биеп тора

Фарелл Уильямсның "Happy" җырына клиплар төшерү чираты Казан белән Уфага да җиткән.

Поп-башкаручы Фарелл Уильямсның Happy (Бәхетле) дип аталган җыры музыкасы һәм эчтәлеге аркасында түгел, ә күбрәк аны саундтрек итеп алып төшерелгән һәвәскәр клиплар аша танылды.

Бәхетле булу турында гади җырга дөньяның төрле илләре һәм шәһәрләрендә меңләгән клип төшерелгән. Анда биючеләр яки очраклы рәвештә урамда үтеп баручылар ирекле стильдә бию хәрәкәтләре ясый. Төшерү шәһәрнең мәшһүр җирләрендә уза, шул рәвешле биючеләр үз шәһәрләрен дөньяга таныта.

Барлык видеоларны тәртипкә салу өчен махсус сайт булдырылган. We Are Happy From... (Без … бәхетле) сәхифәсендә барлык видеолар интерактив харитада теркәлеп бара.

“Шушы музыка һәм видеолар белән дөньядагы бәхетне күрсәтергә кирәк”, - дип аңлата проектны башлаучылар аның максатын. “Төрле кризислар заманасында кешелек начар әйберлер турында гына түгел, яхшы нәрсәләр турында да уйланырга, сөйләшергә тиеш”, - диләр алар.

Күптән түгел проектка Казан һәм Уфа да кушылды. Клиплар кыш айларында шәһәрнең танылган урыннарында, биналарында төшерелгән. Анда төрле кешеләр катнаша. Мәсәлән, Казан клибында скейтта барган ат, Кремль янында таяк тотып биеп торган ДПС хезмәткәре, нәни балеринадан башка театр артистлары, репперларны күрергә була. Кыскасы, бәхетле булыр өчен ул видеоларны карарга кирәк.

Без Казанда бәхетле:


Без Уфада бәхетле:
XS
SM
MD
LG