Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан язучылар берлеге рәисе Казанда булып китте


Башкортостан язучылар берлеге рәисе итеп күптән түгел сайланган Наил Гаетбаев үзенең урынбасары Спартак Ильясов, шулай ук галим һәм язучы Рәиф Әмиров белән Казанда булып киттеләр. Бу хакта татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Уфа кунакларын җылы каршылап, Башкортостан язучылар оешмасы белән эшлекле сөйләшүләр алып барды. Кунакларны озатуда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннулин, драматург Гафур Каюмов катнаштылар.

"Татарстан һәм Башкортостан язучыларының иҗат берлекләре киләчәктә дә туганлыкны, рухи якынлыкны үстереп , уртак иҗади проектларны гамәләгә куюны дәвам иттерәчәкләр", ди татар конгрессы.
XS
SM
MD
LG