Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы "сәяси тоткыннарны" Русия ФСБсы "террорчылар" дип игълан итте


Кырымда Русия махсус хезмәтләре теракт әзерләүдә шикләнелгән дүрт кешене тоткарлаган. Русия ФСБсының иҗтимагый элемтәтләр үзәге хәбәр итүенчә, имеш алар Украинаның «Правый сектор» вәкилләре булган.

Хәбәрдә тоткарланучыларның фамилияләре китерелә, алар арасында «Автомәйдан» активисты, Украина режиссеры һәм сценарияләр язучы Олег Сенцов та бар. Ул теракт әзерләүдә шикләнелеп Акмәчеттә инде 11 майда ук кулга алынган иде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, шикләнүчеләр инде теракт әзерләүләрен таный башлаган. Аларга карата канунсыз корал әйләнеше, террор оешмасын оештыру һәм анда катнашу, теракт нигезендә җинаять эше ачылган.

Русия ФСБсы мзгълүматларына күрә, тоткарланучылар Акмәчет, Ялта, Акъярда терактлар әзерләгән. Алар имеш көндәлек тормыш итү өчен кирәк булган биналарны, тимер юл күперләрен, электр юлларын юк итәргә уйлаган. Тентү вакытында аларда шартлаткычылар, кораллар, противогазлар, үтәмилләтчеләр атрибутика табылган.
XS
SM
MD
LG