Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес «хакимияттән» кырымтатар мәктәпләрен ачуны таләп итә


Кырымтатар милли мәҗлесе 29 майда уздырган утырышта «Кырымтатарларының үз ана телләрендә куллану, аралашу, тәрбияләнү һәм белем алу чаралары турында» карар кабул итте.

Документка күрә, җирле мәҗлесләргә кырымтатарлары арасында үз ана телләрен кулланудагы хокуклары турында аңлатма эшләре алып бару йөкләнелә.

Шулай ук укытучылар һәм кырымтатар иҗтимагый оешмаларына берлектә мәктәпкәчә булган һәм мәктәп укучылары ата-аналарына 2014 елның 10 июненә кадәр җирле белем бирү оешмалары җитәкчеләренә урыс мәктәпләрендә кырымтатар сыйныфларын ачу, урыс балалар бакчаларында кырымтатарча тәрбия бирү төркемнәрен булдыруны сораган гаризалар язуда ярдәм итү сорала.

Гаризада шулай ук кырымтатарлары күпләп яшәгән җирләрдә аерым кырымтатар мәктәпләрен булдыру, ә 30% кырымтатар булган уку йортларын кырымтатар һәм урыс (кырымтатар-украин) телләрендә укытучы мәктәп итү таләп ителә.

Барлыгы Кырымда кырымтатар телендә укытучы 15 мәктәп барлыгы әйтелә.
Русиянең Кырымны аннексияләвеннән соң, ярымутрауда украин телендә белем бирүче мәктәпләргә басым башланды. Украин мәктәп-гимназиясендә директорны эшеннән алынды, ә мәктәп бинасына Русия байрагы эленде.
XS
SM
MD
LG