Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Узган атнада Казакъстанда Татарстаннан килгән яшьләр катнашында берничә чара узды.

Казакъстанның Җаек шәһәрендә 17 май көнне Казакъстан һәм Татарстан яшь лидерлары форумы үтте. Татарстаннан анда эшмәкәрләр, мөгаллимнәр, журналистлар, актив студентлардан торган делегация катнашты. Төркемне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин җитәкләде. Форум кысаларында оештырылган пленар утырышта яшьләр иҗтимагый тормышны алып бару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Форумның тантаналы ачылышы Казакъстанның инновация һәм телекоммуникация системнары университетында узды. Форумда катнашучыларны Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Айгөл Әсәкәнова, яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Серик Мулдагалиев һәм “Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең татар мәдәният үзәге” идарәсе рәисе Ришат Хәйруллин сәламләде.

Кунаклар ягыннан сәламләү сүзләрен Тәбриз Яруллин һәм “Җасыл Ел” яшьләр хезмәт отрядлары республика штабы җитәкчесе Ихтияр Мурзахметов (Астана шәһәре) җиткерде.

Форумда катнашучылар

Форумда катнашучылар

“Татар һәм казакъ халыклары арасында икътисади, мәдәни һәм һуманитар бәйләнешләр рәсми һәм гайре рәсми рәвештә һәрдаим булып тора. Менә бүгенге форум да шул элемтәләрнең ныклыгын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Айгөл Әсәкәнова. – Бу бәйләнешләрнең ныклы булуы белән без өлкән буынга бурычлы булсак, киләчәктә дә тыгыз элемтәләрне саклап калу бүгенге яшьләрдән – Татарстан һәм Казакъстан яшьләреннән тора. Без ике халык арасындагы дуслыкның алга таба да үсеш алуына һәм тагын да ныгуына өметләнәбез. Һәм әлбәттә, Беларус, Казакъстан һәм Русия арасында Евразия килешүенә кул куяр алдыннан, без тагын бер кат ассызыклап әйтәбез – нинди генә каршылыклар һәм кыенлыклар килеп чыкмасын, аларны бергәләп хәл итәчәкбез. Бу форум – шул юлда тагын бер адым”.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин үз оешмасының төзелеше һәм эшләү принциплары турында сөйләде. “Без чит илләрдәге татар диаспоралары белән эшләүдә зур тәҗрибә тупладык. Минемчә, ул Казакъстан өчен дә файдалы булыр, аерым алганда аны чит илләрдә яшәүче казакъ диаспоралары белән хезмәттәшлек итүдә кулланырга булыр иде”, - дип билгеләп үтте Тәбриз.

“Делегациябезгә төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләрне махсус туплап килдек, – диде ул. – Безнең Казанда иҗтимагый эшчәнлек белән ниндидер кабинетта, окладта утыручы һәм план үтәүче кешеләр түгел, теләсә-кайсы юнәлештә эшчәнлек алып баручы, бөтен күңеле белән татар теле, мәдәниятен яратучы, аны саклап калырга һәм үстерергә теләгән кешеләр шөгыльләнә. Безнең Казакъстан яшьләренә әйтер сүзләребез бар, дип уйлыйм. Бу беренчедән. Икенчедән, быел Казан төрки дөньяның башкаласы дип игълан ителде, шуңа да безнең Җаекка килүебез, татар һәм казакъ яшләре арасында бәйләнешләр булдырырга теләвебез бик символик әйбер. Һәм өченчедән, Җаек –без, татарлар өчен аерым бер әһәмияткә ия, безнең бөек Тукаебыз Җаек мәдрәсәсендә укып, шигырь язарга өйрәнгән, беренче шигъри юлларын шушында тудырган”, диде Тәбриз Яруллин.

Форум делегатлары

Форум делегатлары

Җаектагы татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Ришат Хәйруллин сүзләренә караганда, форумга Татарстаннан, Астана, Алматадан һәм Арытаудан делегатлар җыелды, барлыгы 80гә якын кеше. “Без – өлкәнрәк буын кешеләре, Татарстан белән гел аралашабыз, хезмәттәшлек итәбез, – диде Ришат Хәйруллин. – Узган елда Җаекта Сабантуй узды, бәйрәмне бизәп, Татарстаннан зур делегация килде, республика президенты Рөстәм Миннеханов та бар иде. Хәзер без яшьләребез арасында элемтәләр булуын телибез – танышсыннар, аралашсыннар. Форумның максаты, беренчедән, республикалар арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, икенчедән, ике илнең яшьләрен таныштыру”.

Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Серик Мулдагалиев үз дәүләтләрендә бу юнәлештә алып барылган эшләр турында сөйләде. Мәсәлән, югары белем алганнан соң яшьләрне авылларга җибәрәләр икән. Яшь белгеч дәүләттән күпъяклы ярдәм ала. Тагын бер програм яшьләрне дәүләт оешмаларына җитештерү практикасы узарга җибәрүне күздә тота. Яшьләр өйрәнчек булып торган ярты ел дәвамында аларга хезмәт хакын дәүләт түли. Ә менә “Болашак” (“Киләчәк”) дип аталган програм акыллы һәм сәләтле яшьләргә кагыла: алар Казакъстанның үзендә югары белем алганнан соң укуларын теләсә кайсы чит ил уку йортында дәвам итә ала. Яшь гаиләләр өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек, мәсәлән, “Жас Отау” (“Яшь Ватан”) проекты кысаларында аларга очсызрак бәядән фатир сатып алырга мөмкинлек бар.

Рәсми өлештән соң форумда катнашучылар яшьләрнең бүгенге тормышына кагылган мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр. Дүрт секциягә бүленеп эшләделәр: “Яшьләрнең сәяси тормышта катнашуы”, “Яшьләр һәм бизнес”, “Яшьләрне тәрбияләүдә дини кыймәтләр”, “Яшьләрне тәрбияләүдә милли-мәдәни кыйммәтләр”. Дин секциясе үзенең эшен элек Уральскиның татар мәчете дип йөртелгән “Кызыл мәчетендә” алып барды.

Форумның беренче көне өлкә тарихи-край музее һәм Пугачев музеена бару белән тәмамланды.

“Миңа калса, бүгенге форум кебек чаралар Казакъстан һәм Русия бәйләнешләренең бу этабында аерым бер әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Астана шәһәренең татар белем бирү һәм мәдәният үзәгенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Камилә Ибәтуллина. – Мондый форумнар этномәдәни оешмаларның лидерларына танышу өчен генә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлек тудыра. Форум вакытында без татар үзәкләренең эшчәнлеген генә тикшереп калмадык, гомумән яшьләр сәясәте турында сөйләштек. Бизнес, сәясәт, мәдәният, дин турында фикер алыштык. Форумнан соң Казакъстан һәм Татарстан яшьләре аралашуын дәвам итәр, шул нигездә яңа кызык проектлар тормышка ашырылыр, дип ышанасы килә. Без бергәләп туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга ярдәм итүче проектлар тудырырга тиешбез”, - ди Камилә.

Тәбриз Яруллин да форумнан соң үз фикерләре белән уртаклашты: “Казакъстанда узган форумны бик унышлы дип саныйм, чөнки кыска гына вакыт аралыгында нәтиҗәле генә эшләп алдык. Иң мөһиме – танышу булды, бу күптән кирәк һәм көтелгән әйбер. Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумнарында төрки халыклар вәкилләре катнаша, тик казакълар белән генә элемтәләр юк иде”.

Ислам – татар яшьләрен тәрбияләүдә алыштыргысыз чара

Форумның икенче көненә Казакъстандагы татар яшьләре җыелды. Астана, Алмата, Семей (Семипалатинск), Җаек (Уральски), Актүбә, Уст-Каменогорски, Кызылъяр (Петропавловски) һәм Казаннан килгән делегатлар бу җирлектә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу юллары турында фикер алыштылар.

Тәҗрибә уртаклашу мастер-класслар форматында оештырылды: татар теле, тарихы, ислам, җәмгыяви технологияләр, пиар, оешмалар эшендә мәдәни компонент кертү ысуллары каралды.

Җаекның Татар мәчетендә

Җаекның Татар мәчетендә

Казакъстан татарлары яшьләр комитеты рәисе Җәлил Ахунҗанов белдергәнчә, форум бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. “Әлбәттә, алдан уйланылганча, Казакъстаннан һәм күрше республикалардан бөтен актив яшьләрне дә җыеп булмады. Әмма килгән кешеләр белән дә файдалы һәм эшлекле очрашу узды, без бик кәнәгать, – диде ул. – Бер күрешү үзе бер гомер, диеп юкка гына әйтми безнең халык. Бөтендөнья татар яшьләре форумына ярдәм иткәннәре һәм актив катнашканнары өчен зур рәхмәт. Безгә Казаннан шундый зур делегация беренче мәртәбә килде. Нәкъ менә безгә, яшьләр янына, – дип билгеләп узды Җәлил. – Казаннан килгән һәр делегат искиткеч көчле энергия һәм безгә бик кызыклы булган эш тәҗрибәсен алып килде. Форум ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тиз арада гына бәяләп бетереп булмас. Менә форумнан соң яңа идеяләр, яңа чаралар узганнан соң, яшьләр туган телләрен актив өйрәнә башлаганнан соң форумның нәтиҗәләре яхшы булды дип әйтә алырбыз”.

Ә менә “Яшьләрне дини тәрбияләү” секциясен уздырып тормаска булдылар. Бәлки бу өлкән буынның атеистик совет заманнарында үскән булуы белән аңлатыладыр – алар яшьләргә дин ярдәмендә тәрбия бирүгә артык әһәмият бирми. Ә бит балаларга әхлакый тәрбия бирү дини кыйммәтләр аркылы булырга тиеш. Бу очракта форумга җыелган яшьләргә инициативаны үз кулларына алырга туры килде. Казаннан килгән кунаклар яшьләрне үз артыннан ияртеп баручы имамнар – лидерларның роле турында сүз кузгатты. Очрашуның икенче көнендә исә кызлар өчен ислам нигезләре турында лекция дә укып алдылар.

“Казакъстанда яшәүче татар яшьләренә ислам турында лекцияләр бик кызыклы һәм бик кирәк, – дип чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты Астанадан килгән делегат Рәйсә Лотфуллина. – Яшь буынны тәрбияләүдә ислам нигезләрен белү зур әһәмияткә ия. Лекция кызыклы, мәгълуматка бай булды. Киләсе форумда исламга кагылышлы темалар күбрәк булсын иде, мондый чараларны түземсезлек белән көтәбез”.

“Казакъстанның татар яшьләре эш ягыннан бик актив, алар чит илдә яшәүче иң зур диаспораларның берсе һәм алар безнен чараларны һәрдаим үзләренә алып, эшләүче оешмаларның берсе. Юкка гына, мәсәлән, “Татар дозор” уеннары, “Мин татарча сөйләшәм!” акцияләре аларда да узмый, бу чит илләрдә бик сирәк күренеш.

Форумда катнашучылар

Форумда катнашучылар

Алтынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы алдыннан бу күрешү мөһим булды, алар да үзләренә бик күп әйберләр алдылар, хәтта без беренче тапкыр чит илдә, Җаек шәһәрендә урамда “Мин татарча сөйләшәм!” флешмобын уздырдык, алар өчен бу чынлап та ачыш булды.

Казакъстанда яшәүче кардәшләребез кыюрак, активрак булсыннар иде. Узган гасыр ахырында татар ренессансы кичергән бу төбәкләрнең әле тагын бер кат күтәрелеп, татар тормышы гөрләп торуын күрәсебез килә”, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Тәбриз Яруллин.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Җаек (Уральски) шәһәре татар халкы тарихында аерым бер урын алып тора. Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шагыйрь буларак формалашкан урыны. XIX гасыр ахырында монда Татар бистәсе гөрләгән: җырлары, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты белән, үзенчәлекле теле, мәчет-мәдрәсәләре белән, ике журналы һәм бер газетасы белән бу бистә үзенә күрә бер дәүләтне хәтерләткән. Татарлар, җирле казаклар белән бергә, гаскәрдә хезмәт иткәннәр, араларында офицерлар да булган, шулай да төп шөгыльләре – сәүдә булган. Татарлар Русия һәм казакъларның күчмә кабиләләре арасында үзенчәлекле бәйләп торучы бер буын булган. Казакъларның беренче газеталары да Җаекның татар типографиясендә басылып чыккан. Менә шушы мохиттә Тукай тәрбияләнгән. Җаек аның икенче ватаны булган дияргә була.

XS
SM
MD
LG