Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Кроношпан"га каршылар ачлык игълан итте


Ачлык игълан итүчеләр
Ачлык игълан итүчеләр
Башкортстанда Австриянең "Кроношпан" заводын төзүгә каршы бер төркем җәмәгатьчелек 30 майда ачлык игълан итте. Анда катнашучылар Чиләбе-Уфа юлы буенда урнашып, чатыр куеп, шигарләр элгән. Чарада ун кеше катнаша, шуларның өчесе -- хатын-кызлар.

Чарада катнашучы Сергей Корпачев сүзләренчә, каршылык чарасында катнашучылар килеп урнашу белән кемнәрдер аларны куып җибәрмәкче булган. Алар үзләрен машина юлын хезмәтләндерүчеләр дип атаган. Китәргә кушуларын "юл буендагы рекламаларны каплаулары сәбәпле" дип аңлатканнар. Ләкин ачлык игълан итүчеләр янәшәсендә бер реклама да юк.

"Безнең хәрәкәт менә инде 10 ай көрәшә. Бу безнең соңгы чарабыз, башка юл юк. Без монда азакка кадәр торачакбыз", дип белдергән Сергей Корпачаев "Регнум" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
XS
SM
MD
LG