Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия президенты вазифаларын башкаручы итеп Валерий Бганбан билгеләнде


Валерий Бганба
Валерий Бганба
Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия парламенты республика президенты вазифаларын башкаручы итеп парламент рәисе Валерий Бганбаны билгеләде. Парламент шулай ук бу елның 24 августында президент яңа президент сайларга дип карар итте.

Парламент президент вазифаларын башкаручыны билгеләү һәм вакытыннан алда сайлау үткәрү карарын президент Александр Анквабның үз вазифаларын тиешенчә башкара алмавы белән нигезләде.

Абхазия башкаласы Сухумда 27 майда үткән оппозиция митингында катнашучылар Анквабны авторитар ысуллар белән идарә итүдә гаепләде, хөкүмәтнең һәм президентның вазифадан китүен таләп итеп президент идарәсе бинасына бәреп керде. 29 майда парламент премьер министр Леонид Лакербайга ышанычсызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG