Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

Русиядә 19 кеше белән Ми-8 боралагы төшеп җимерелде


Мурмански өлкәсендә Ми-8 боралагы Мунозеро күленә җимерелеп төште. Боралакта биш экипаж әгъзасы, 14 юлчы булган. Ике кеше күл төбенә төшкән боралактан йөзеп чыккан һәм хастаханәгә салынган. Калганнарының язмышы билгесез.

"СПАРК авиа" ширкәте боралагы шимбә кичендә элемтәдән югалган, якшәмбе иртәсендә ул күл төбендә табылган. Каза боралактагы техник җитешсезлек нәтиҗәсендә яки һава шартларының начар булуы сәбәпле очучының ориентирны югалтып су өслегенә бәрелүе аркасында булырга мөмкин диелә. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Боралакта югары түрәләр, шул исәптән Мурмански губернаторы урынбасары Сергей Скоморохов, өлкәнең экология министры Алексей Смирнов, табигый казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче "Апатит" ширкәте җитәкчесе Алексей Григорьев һәм Төньяк-көнбатыш федераль округның урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Олег Вереникин да булган. Алар боралак белән балык тотарга барган булган диелә.

XS
SM
MD
LG