Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә 50 авыл-шәһәрне су басты


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Себер федераль бүлгесендә 50 авыл-шәһәрне су басуы турында белдерде. Шулай ук 12 урында машина юллары су астында калган, алты күпер җимерелгән. 10 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Хакасия, Алтай, Тыва республикаларында һәм Алтай краенда су басуларга дәвамлы яңгырлар сәбәп булды.

Тикшерү комитеты бу төбәкләрдә җаваплы түрәләр үз вазифаларына ваемсыз карап вакытында чаралар күрмәгән булырга мөмкин дип тикшерүгә керешкән.
XS
SM
MD
LG