Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:56

Кырым вице-спикеры Ремзи Ильясов әңгәмәнең икенче өлешендә яңа вазифадагы беренче адымнары һәм Татарстанның Кырымдагы роле турында сөйли.

Озак еллар Мостафа Җәмилевның урынбасары булган, Мәҗлес рәисе урынына Рифат Чубаровның көндәше саналган Ремзи Ильясов кырымтатарларның иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләренең берсе санала. Әңгәмәнең икенче өлешендә Ильясов Мәҗлеснең хакимиятләр белән мөнәсәбәте, үзенең яңа эше һәм Татарстан турындагы сорауларга җавап бирә.

– Ремзи әфәнде, хакимиятләр һәрвакыт Мәҗлеснең абруен һәм аның сәяси көчен киметергә тырышты кебек күренә. Сезнең карашка ничек бу?

– 11 март Кырым Югары радасы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган сөйләшүләр нәтиҗәсендә кырымтатарлага республиканың канун чыгару һәм башкарма хакимиятендә 20% квота бирү турындагы килешүгә иреште. Моннан тыш Корылтайны һәм аның утырышларында төзелгән идарәләрне рәсми тану турында килешенде. Без 33% квота тәкъдим иткән идек.

– Соңырак Конституциягә ул 20% та кермәде...

– Мартның 23ендә безне Конституцияне әзерләү эшенә катнашырга чакырдылар. Шул 20% квотадан файдаланып хакимияттә урыннар тәкъдим иттеләр. Мин ничә тапкыр шул квоталар нигезендә хакимияткә керик, халкыбызның проблемаларын чишә башлыйк, дип чакырдым. Аннан да файдаланмасак, нәрсәдер көтсәк - безне дөрес аңламаячаклар, дидем. Конституциягә килгәндә, аны әзерләүгә катнашачак эшче төркем төзелде. Мин үзем Мәҗлес карары белән аның рәисе итеп билгеләндем.

Без үз
Күп әйбер монда түгел, үзәктә хәл ителә
тәкъдимнәребезне әзерләдек, әмма ни сәбәпледер, Мәҗлес карары тормышка ашырылмады. Бер үк вакытта фракция рәисе дә булган Мәҗлес рәисе безнең тәкъдимнәрне Конституция комиссиясенә җибәрергә тиеш иде, әмма алар җибәрелмәде.

Аларның кабул ителмәү ихтималы бар иде, моны аңлыйм. Әмма һичьюгы Дәүләт шурасында чыгыш ясау мөмкинлекләребез булыр иде. Шулай ук аңлыйм ки, күп әйбер монда түгел, үзәктә хәл ителә. Ул мөмкинлектән дә файдаланмадык. Нәтиҗәдә, Конституциядә кырымтатар телен дәүләт теле итеп танудан башка кырымтатарларга кагылышлы берни дә юк. Анда хәтта Конституция сөргенгә дучар булган кырымтатар халкының тарихи ватанына кире кайтуына гарантия бирә дигән сүзләр дә юк. Күрәсең, ул мәсьәлә күтәрелмәгән. Күтәрелгән булса да, үтемле булмаган. Шулай ук сайлаулар кануны һәм тагын шундый мөһим кануннар кабул иткәндә без катнашмадык.

– Ай ярым эшләгәннән соң Ислямовны вице-премьерлыктан алдылар, Сезне вице-спикер итеп билгеләделәр. Аның эшеннән алынуының чын сәбәбе нәрсә?

– Мин әле эшемә керешәм генә һәм тулысынча үзем дә аңлап бетерә алмадым. Әмма мин аны алмауны, аның белән бергә эшләү мөмкинлеген бирүне үтенеп сораган идем. Ислямовтан мин шул вакыт эчендә эшләнгән эшләргә хисап язып бирүен, аның белән Аксененов һәм Константинов белән бергә очрашуны сорадым, ләкин ул хисапны миңа беркем дә бирмәде. Дәүләт шурасы утырышында Кырымнан читкә эш белән китүем сәбәпле мин катнашмадым. Рифат Чубаровның Ленур Ислямовны премьер-министр урынбасары итеп түгел, аның вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә тәкъдим итүе хата булгандыр, дип уйлыйм. Бу карарның аяныч нәтиҗәсе булу мөмкинлеге турында мин кисәткән идем.

"Үз-үзебезне читләштерергә тиеш түгел без"

– Вице-спикер буларак эшегез нидән гыйбәрәт булачак?

– Миңа милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргеннән кайтучыларны урнаштыру кебек эшләр кушарлар, дип фаразлыйм. Эш авыр булачак, чөнки вакытны югалттык. Әмма шулай ук миңа сәнәгать, транспорт һәм төзелеш өлкәләре кушылырга мөмкин. Кайбер әзер тәкъдимнәрем бар инде, хәзер аларга кануни нигез булдырырга кирәк.

Шулай ук икътисадка караган планнарым бар, шул санда кырымтатар эшкуарларына кәсепләрен үстерергә, аларга базарда үз урыннарын табарга ярдәм итү. Җир мәсьәләсенә кагылышлы планнарым да бар. Кырымтатар корылтае көн тәртибенә халкыбызның үсеш планы нигезендә максатчан программалар кабул итү мәсьәләсен куярга җыенам, аларны хәзерге чынбарлыктан чыгып тормышка ашырырга ярдәм итәчәкмен.

– Шулай да, яңа вазифада беренче адымыгыз нинди булыр?

– 1 июльгә кадәр 2015-2020 елларга 12-15 миллиард сумлык социаль программа кабул ителергә, Мәскәүдә ул расланырга тиеш. Шул ук вакытта быелга акча кирәк. 14 сентябрьгә үк билгеләнгән Дәүләт шурасы һәм җирле үзидарәләргә сайлауларда кырымтатарларны катнаштыру юлларын әзерләргә кирәк. Татарлар үз вәкилләрен үзләре сайларга тиеш, шул вакытта гына эш нәтиҗәле барачак.

– Аның өчен җайланган механизм кирәк, ул юк...

– Күп мандатлы милли сайлау округын булдырып булыр иде..

– Русия кануннары белән мөмкин эш түгел бу...

– Шуңа мин "соңга калдык", дидем. Тиз вакыт эчендә сайлауга әзерләнә башларга кирәк. Җирле шураларга депутатларның бер өлеше мажоритар бүлгәләрдә сайлана ала. 50гә-50 булсын ди. Соңгы хәлләр шуны күрсәтә ки, халыкның үзенең канунлы хакимиятен булдыру хокукы аның яшәве һәм үсеше өчен мөһим. Шуңа күрә әлеге максатта сәяси һәм административ инфраструктураларны да куллану зарур.

– Хакимияткә нинди максат белән килдегез?

– Без үзебезне үзебез читләштерергә тиеш түгел. Без үз җиребездә яшәгән асаба халык. Проблемаларыбызны үзебез чишергә тиеш. Без милләтебезне сакларга һәм аның үсешен тәэмин итәргә тиеш. Без кырымтатарлар, мөселманнар, бу авыр һәм куркыныч заманда милләтебезнең бердәмлеген сакларга, үзебез арасында дошманлыкка юл куймаска тиеш. Моңарчы бердәм булган халкыбыз үзара тарткалашуның оят булуын, аның милләтне көчсезләндерүен аңларга тиеш. Моны булдырырга ярамый.

Татарстан роле

– Татарстан Бакчасарай районы белән хезмәттәшлек килешүен төзеде. Президент Рөстәм Миңнеханов үз өстенә кырымтатарлар һәм хакимият эшләрендә арадашчы ролен алды. Моңа төрле карашлар белдерелә. Сез Татарстанның Кырымдагы роле турында нинди фикердә?

– Аларның сәфәрләренең һәм Бакчасарай районы проблемаларын чишү тырышлыгының сәбәбен тирәнрәк эзләргә кирәк. Без Татарстанның үз мәнфәгатьләрен ничек кайгырта белүен, үсешен һәм дәүләтчелеген саклавын күрергә тиеш. Кырымда үзебез өчен нәрсә эшли алабыз? Менә шуны күрә белергә кирәк аларның сәфәрләрендә. Кайберәүләр күрергә теләгән башка әйберләрне түгел. Мин Миңнеханов белән сөйләштем, ул бик ачык иде.

– Әлегә бу бер яклы гына бара дип уйламыйсызмы?

– Минем кырымтатар депутатлары белән Татарстанга барып кайтасым килә. Анда Дәүләт шурасы, җирле идарәләрнең эшләре белән танышасым, республикада социаль-икътисади, милләтара мөнәсәбәтләр, аерым алганда татар халкының хокуклары торышы белән танышасым килә.
Татар халкының хокуклары торышы белән танышасым килә


Татарстанның ватандашлар татулыгын, тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау тәҗрибәсен өйрәнеп, кырымтатар җәмгыятенең дә хакимиятләр белән диалог ярдәмендә үсешен тәэмин итү шартларын тудырасым килә. Башка милләтләрнең яшәү рәвешен кабатларга чакырмыйм, бу мөмкин түгел һәм безне кимсетү булыр иде. Бүген чын батырлык ул - зирәк акыл. Моның өчен үзеңне кызганмыйча акыллы итеп эшләргә кирәк. Тынычлык һәм муллык теләсәк, бу өлкәгә үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан мин-минлекле кешеләрне кертмәскә кирәк.

Татарстан тәҗрибәсен, без, кырымтатарлар төп принципларыбызның берсен, кырымтатар милләтенә мул һәм имин тормыш, милләт буларак үсеш принцибын тормышка ашыруда куллана алабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG