Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" театрлар фестиваленең быелгы максаты - белем бирү


ТӨРКСОЙ илләренең дәүләт театрлары шурасы вәкилләре 1 июнь Казанга җыелды. 2 июнь ачылган III "Нәүрүз" халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы алдыннан Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан, Әзербайҗан, шулай ук Татарстан, Алтай, Башкортстан, Саха-Якутия, Хакас Республикаларынан килгән театрлар җитәкчеләре узган елгы очрашуларыннан бирле башкарган эшләре, проблемалары һәм уңышлары турында сөйләште.

Утырышның кунагы, "Нәүрүз" фестиваль-форумы укытучыларының берсе, Германиядән килгән "АКТ-ZENT" театр оешмасы җитәкчесе Юрий Альшиц бүгенге шартларда төп игътибарны театраль белем бирүгә юнәлтергә кирәк булуын әйтте. Шулай ук киләсе елда Казанда театраль педагоглар әзерләү өчен үзәк оештырылачагы турында хәбәр итте, дип яза Камал театры сәхифәсе.

2-8 июнь көннәрендә Казанда III "Нәүрүз" халыкара төрки театрлар фестивале үтә. Быел аның төп максаты театр белемен арттыру. Моның өчен төрле остаханәләр, белгечләр белән очрашулар каралган.
XS
SM
MD
LG