Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты инаугурациясе 7 июнь үтәчәк


Украина Югары радасы яңа сайланган президент Петр Порошенконың инаугурациясен 7 июньгә билгеләү турында карар кабул итте. Утырышка теркәлгән 347 депутатның 300зе Порошенконың Рада алдында ант бирү тантанасын 7 июньгә билгеләүне хуплап тавыш бирде.

25 май узган президент сайлавының нәтиҗәләре 2 июнь игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлауда катнашучыларның 54.7% Порошенко, 13% - аның көндәше Юлия Тимошенко өчен тавыш биргән.
XS
SM
MD
LG