Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Авдет" кырымтатар басмасы мөхаррире "экстремизмда" шикләнелә


"Авдет" кырымтатар газеты баш мөхәррире Шевкет Кайбуллаев бүген Акмәчет прокуратурасына чакырылган.

"Басма җитәкчесе Русиянең экстремизмга каршы көрәш канунын бозуда шикләнелә", диелгән прокуратура хатында.

Башка бернинди дә аңлатма булмады, диде Кайбуллаев Азатлыкның "Кырым. Хакыйкать" сәхифәсенә.

"Прокуратурага бүген көндезге 3кә сөйләшүгә чакырганнар мине. Сөйләшүнең нәрсә турында барачагын алдан әйтү авыр, әмма чакыруга караганда безне янәсе экстремизмда гаепләргә җыеналар", диде Кайбуллаев Азатлыкка.

"Авдет" Мәҗлес басмасы буларак 1990 елның 15 июленнән чыга.

Бер ай элек Кырым прокуроры Мәҗлескә килеп аның рәисе Рифат Чубаровны "экстремизм эшчәнлеген туктату кирәклеге" турында кисәтеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG