Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчесе ничек аталырга тиеш?


Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов

Башкортстан халкы 2014 елның 15 сентябренә президент белән түгел башлык белән аяк басачак. Шулай итеп республикалар арасында бары Татарстан гына президентлы булып кала.

Русия президенты Владимир Путинның сентябрьдәге сайлауда катнашу өчен Рөстәм Хәмитовны вазифадан алу турындагы фәрманында президент сүзенең бөтенләй булмавы күзгә ташлана, анда бары тик Башкортстан җитәкчесе дигән атама гына китерелә. Шулай итеп республикалар арасында бары Татарстанда гына президент кала.

2015 елда Русия кануны нигезендә бөтен республикаларда президент атамалары үзгәртелергә тиеш булса да, Татарстанда әлегә бу өлкәдә тынычлык хөкем сөрә.
Сәясәт белгече Рафаил Хәкимов Татарстанда президент атамасын калдыру кирәк дип саный.

“Депутатлар белән аралашам күпләре үзгәртергә кирәк түгел ди, кайберләре 2015 елга кадәр әле вакыт бар, ди. Әлегә ниндидер тәкъдимнәр дә ишетелми. Бу канун үзе үк Конституциягә каршы килә. Безнең 2007 елдагы шартнамә бар һәм шуңа Мәскәүгә Конституцияне дә үтәргә кирәк. Анда тарткалашырга мөмкинлек бар-барын”, ди ул.

КФУ каршындагы Экспертлар шурасының җаваплы сәркатибе, профессор Андрей Большаков исә элегрәк Азатлыкка Татарстанда халыкка президентның нинди атама белән йөртелүе мөһим түгел дип белдергән иде.

Җәмәгатьчелеккә бу президент атамасы темасын тәкъдим итеп аларның фикерен белергә тырышу кызык түгел. Президент дип аталачакмы, башлыкмы -- аларга барыбер. Шул ук вакытта федераль канун бар һәм анда бер генә президент булырга тиеш диелгән икән, без инде канун нигезендә эшләргә тиеш", дигән иде.

Азатлык радиосы казанлылардан бу хакта сораштыру уздырды һәм аларның күбесе президент атамасы яклы булуын әйтте.
"Татарстанда президент атамасы калырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00

Рафаил Хәкимов әлегә бу өлкәдә тынычлык хөкем сөрә һәм Татарстан халкының фикере бәлкем соңрак ачыграк күренер дип әйтә.

“Бәлкем сентябрьдә парламентка сайлау вакытында ишетелер. Президент булуга халык инде ияләшкән”, диде ул.
XS
SM
MD
LG