Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе рәисе Хәмитов намзәтен хуплый


Караңгыда узган утырыш
Караңгыда узган утырыш

3 июнь Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы булды. Анда оешма рәисе Кадерле Имаметдинов көзен үтәчәк сайлауда президент Хәмитовтан башка намзәт күрмәвен һәм кайбер интернет сәхифәләрне ачуга киртә куелуын әйтте.

Башкортстан ТИҮе һәр атнаның сишәмбесендә даими утырышлар уздыра. Кайберләре төрле татар оешмалары вәкилләрен дә чакырып, киңәйтелгән утырыш буларак уза. Казаннан килгән татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә иң башта ТИҮдә була. Һәр атна уза торган утырышларда дөньядагы, илдәге һәм республикадагы соңгы вакыйгалар тикшерелә. Әлеге утырышта Рөстәм Хәмитовның президент сайлаувында катнашу өчен вазифасыннан китүе тикшерелде.

ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов:

– Рөстәм Хәмитов әлеге вазифага сайлану белән без аңа үзебезнең исемлегебезне җибәргән идек. Анда без аның белән очрашу сорадык. Ләкин ул теләгебезне инкарь итте. Ул килгәч, матбугатта сүз иреге артуын таныйбыз. Татар гәзитләре курыкмый милли проблемаларны да яктырта башлады. Эшләгән оешмаларны, башлангычларны кысмый. Башкорт теленең дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгеллеген әйтте. Шуңа мин башка намзәт күрмим. Бу оешма позициясе түгел, ә шәхси фикерем.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
– Башкортстан президентына оппозициядә торучы "Халык идарәсе" фиркасе рәисе Альберт Мөхәммәдьяров Павел Ксенофонтовның намзәт булу ихтималлыгын әйтте. Аның сүзләренчә, аны әлеге фиркадән тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук интернетта “Восток” банкын оештырып дан алган Рәфис Кадыйровның да чыгу ихтималлыгы турында хәбәрләр булды. Мин аны сайлауда альтернатива булсын өчен махсус чыгарырлар дип уйлыйм. Билгеле фермер Хәсән Идиятуллинның да теләге барлыгын беләм. Шулай ук Рудик Искуҗин һәм Рәлиф Сафиннарның да чыгу ихтималлыгы бар диләр. Элекке президент Мортаза Рәхимов та читтә калмаячак. Ул үзенең элекке премьеры Раил Сарбаевны әзерләве мәгълүм. Болар әлегә фараз гына. Бер айдан намзәтләр үзләрен белдерер.

Рудик Искуҗинның мөмкинлекләре зур дип уйлыйм. Ул Владимир Путин белән иминлек хезмәте мәктәбендә бер төркемдә укыган, үзара мөнәсәбәтләре яхшы дип беләм. Ул чыкса, аның шанслары да зур. Ул намзәт булса, сайлауларның гадел узуы да ихтимал, чөнки аның сайлау уеннарын, астан эш итүләрне чикләү мөмкинлеге бар.

Утырышта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов соңгы берничә көндә кайбер интернет сәхифәләрне ача алмавын белдерде:

– Соңгы берничә көндә Азатлык радиосы сәхифәсе һәм “Уң татарлар” битләре ачылмый башлады. Интернетта сезнең “Мегафон”га бурычыгыз бар дигән язу чыга. Мин “Мегафон” компаниясенә бардым. Бернинди бурычым да юклыгын ачыкладым. Әлбәттә, алар интернеттагы чикләүләрне оештырмауларын белдерделәр. Минем уемча, бу иминлек оешмалары эше. Чөнки мин төрле сәхифәләрдә төрле фикерләр язам. Алар Русия президенты үткәргән сәясәткә каршы килә. Мин чикләүләрне шуннан күрәм.
Кадерле Имаметдинов: "Кайбер сәхифәләр ачылмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

ТИҮ утырышы һәрвакыттагыча Октябрь проспекты урамындагы Рәмил Бигнов бинасында узды. Әлеге бина якын араларда сүтеләчәк дип көтелә. Инде утырышлар уза торган бүлмәдә утлар өзелгән, түшәм сүтелә башлаган. Чарада катнашучылар киләчәктә утырышларын кайда уздыру турында да борчылу белдерде. Әлеге чарада җәйге яллар, бина сүтелә башлау сәбәпле, җәмәгатьчелек тә бик аз катнашты.
XS
SM
MD
LG