Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрек рәссамы күргәзмәсе ачылды


Казанда төрек рәссамы күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казанда төрек рәссамы күргәзмәсе ачылды

3 июньдә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында "Истанбулдан сөю белән" исемле рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең хуҗасы Деврим Әрбил Казанга төрекләр белән татарлар арасында кардәшлек элемтәләре булуын күрсәтү максатыннан килүен әйтте.

Деврим Әрбил Төркиянең заманча рәсем сәнгате өлкәсендә танылган рәссам санала. Ул үз рәсемнәрендә күбесенчә абстракт рәсемнәр ясауга өстенлек бирә. "Хәзинә" милли сәнгать галереясында ачылган күргәзмәдә дә рәссамның абстракт рәсемнәре күрсәтелде. Монда шулай ук рәссамның график дизайны, тукымага төшергән рәсемнәрен дә күрергә мөмкин булды.

Азатлыкның сорауларын җаваплаган Деврим Әрбил Казанга беренче тапкыр килүен һәм бу шәһәргә гашыйк булуын әйтеп үтте.

"Бу рәсемнәр беренче чиратта үземне аңлата дип әйтә алам. Бер әсәрнең темасы кешеләрне башка урыннарга алып китергә мөмкин, әмма рәсемдәге атмосфера һәм сәнгатьче төшергән төсләр бу сәнгатьченең дөньясын хәтерләтәчәктер. Мин әлеге рәсемнәрем белән сезне үз дөньямның төсләре белән таныштырырга теләдем", дип белдерде ул.

Күргәзмә ачылышына килгән Татарстан парламенты депутаты Роберт Миңнуллин рәсемнәргә карап Истанбулны икенче яктан ачуын әйтеп үтте.

"Бу рәсемнәрдә мин күргән Истанбул чагылмый. Бу рәсемнәрне карагач минем тагын Истанбулга барасым килә башлады. Истанбулны тагын бер тапкыр башка караштан күрәсем, күзәтәсем, аңлыйсым һәм тоясым килә башлады. Бу - рәссамның бөеклеге турында сөйли. Татарстан белән Төркия арасындагы бар өлкәдә дә булган хезмәттәшлек алга таба да дәвам итсен иде", дип белдерде Роберт Миңнуллин.

"Истанбулдан сөю белән" күргәзмәсе 15 июньгә кадәр ачык булачак.
XS
SM
MD
LG