Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finnair Казанга очышлар башлый


Финляндия һава юллары ширкәте Русиянең өч шәһәренә очышлар башлый - Казан, Самар һәм Түбән Новгородка.

Һельсинкидан Татарстан башкаласына очышлар атнасына өч тапкыр оештырылачак - дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга. Казаннан Һельсинкига исә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрне очып булачак. Очу вакыты - 2,5 сәгать.

Рейслар 18 августтан башлый. Әлеге юнәлешләрдә Embraer E90 очкычы хезмәт күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG