Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет "прокуратурасы" "Авдет" газетын экстремизмда гаепләмәкче


"Авдет"ны "аннексия" сүзе өчен экстремизмда гаепләмәкчеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

"Авдет" кырымтатар газетында "аннексия" сүзен кулланган өчен Кырым "прокуратурасына" чакырылган баш мөхәррир Шевкет Кайбуллаев басма сәясәтен үзгәртергә җыенмый.

Мәҗлес каршындагы "Авдет" кырымтатар газеты баш мөхәррире Шевкет Кайбуллаев 3 июнь көнне Акмәчет "прокуратурасына" чакырылды. Сөйләшүгә чакырган хатта "прокуратура басманың Русия федерациясенең экстремизмга каршы көрәш канунын бозу ихтималын тикшерә", диелгән.
Шевкет Кайбуллаевны "прокуратурага" чакыру хаты
Шевкет Кайбуллаевны "прокуратурага" чакыру хаты


Сөйләшүдән кайткач Кайбуллаев Азатлык радиосына "безне бөтен дөнья кулланган терминнарны куллану өчен экстремизмда гаепләргә маташалар", дип белдерде.

"Оккупацияләнгән Кырым", "Русиянең Кырымны аннексияләве" дип язу, прокуратура рәсмиләре фикеренчә, Кырымда милләтара киеренкелек һәм каршылыклар тудырырга мөмкин. Әмма "Авдет" үз сәясәтен үзгәртергә җыенмый", диде баш мөхәррир.

Кайбуллаев фикеренчә, хакимиятләрнең җирне яңадан бүләргә тотынуы халык белән шул ук хакимият арасын, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләрне бозучы төп фактор була ала.

"Авдет" 1990 елның 15 июленнән чыга.
XS
SM
MD
LG