Accessibility links

Саклану министры Шойгу Казанга бомбалау очкычын танытырга килде


Татарстан күгендә Tu22M3 очкычы
Татарстан күгендә Tu22M3 очкычы
Бүген Казанга Русия саклану министры Сергей Шойгу килде. Казан авиация берләшмәсе һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Очкыч җитештерү берләшмәсе эше белән танышып Андрей Туполевка һәйкәлне ачканнан соң Шойгу авиация үсешенә багышланган киңәшмә уздыра.

Бүген шулай ук министр Ту-22М3 стратегик бомбалау очкычын заманчалаштыру эшләреннән соң хәрби һава көчләренә тапшыру тантанасында катнаша.
XS
SM
MD
LG