Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Порошенконы Украина президенты итеп сайлау "акыллы адым"


Бүген Польша башкаласы Варшауда АКШ илбашы Барак Обама һәм Украинаның яңа сайланган президенты Петро Порошенко очрашты. Обама Порошенконы "Украинаның кризис чорындагы илбашы итеп сайлауны акыллы адым", дип бәяләде.

Очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап биреп, Обама, Порошенко белән Вашингтонның Киевка хәрбиләрне өйрәтергә һәм Русиядән ягулык өлкәсендә бәйлелекне киметергә ярдәм итү юллары турында сөйләшкәнен әйтте. Ике президент шулай ук Украинада тынычлык урнаштыру һәм икътисади үсеш шартлары турында сөйләшкән.

Порошенко АКШ хөкүмәтен кризис вакытында Украинага яклау белдергәне өчен рәхмәт әйтте.

Барак Обама һәм Петро Порошенко Варшауда Польша парламентына беренче демократик сайлаулар үтүнең 25 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
XS
SM
MD
LG