Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда АКШ һәм Русиягә караш начарайган


Британиянең BBC яңалыклар хезмәте кушуы белән уздырылган социаль тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, соңгы 10 елда беренче тапкыр Русиягә мөнәсәбәт үзгәргән.

Сораштыруда катнашканнарның 45% Русиягә тискәре караш белдергән. 31% кеше Русиягә уңай карый. Европа белән Төньяк Америкада Русияне яратмаучылар күбрәк. Азия илләре халыклары Русиягә позитив карашта.

Сораштыруның төп өлеше Кырымның Русиягә кушылуы һәм Украинаның көнчыгышындагы кризиска кадәр уздырылган. Ул вакытта Сочида Олимпия уеннары, Ходорковский һәм Pussy Riot җырчыларын төрмәдән чыгару кебек уңай имидж тудыручы яңалыклар булуга карамастан, Мәскәү тирәсендә киеренкелек инде сизелә иде, диде Мэрилэнд университеты каршындагы тикшеренү програмы җитәкчесе Стивен Кулл.

Дөньяда АКШка да мөнәсәбәт соңгы өч елда начарлана бара. Соңгы тикшеренүдә АКШка тискәре карашта булучылар арткан.

Сораштыруда дөньяның 24 иленнән 24.5 мең кеше катнашкан. Алар 16 ил турында үз фикерләрен белдергән.
XS
SM
MD
LG