Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

Карл Фаберженың Халыкара мемориаль фонды орденнары иясе Мехти Исламов кырымтатарларның борынгыдан килгән зәркән сәнгатен яңадан халкына кайтара һәм ясау ысулларын мөкәммәлләштерә.

Кырымтатар кызларының кулларында көмештән эшләнгән, миллилек балкып торган беләзек, бармакларында йөзек, колакларында нәфис алкалар күрсәгез бер дә гаҗәпләнмәгез. Соңгы вакытта яшьләр көмеш бизәнү әйберләрен бигрәк тә үз итә башлаган. "Дилбәр" зәркән йорты менә ике ел инде “Дилбәр көмеш сәнгате” дип аталган тупланма булдырып аларны тәкъдим итә. Халыкара зәркән остасы исеменә һәм Фаберже фонды орденнарына лаек булган Мехти Исламов һәм "Дилбәр" осталарына бу тупланманы булдыру өчен өч ел вакыт киткән.
“Дилбәр көмеш сәнгате” сериясененән бизәнү әйберләре

“Дилбәр көмеш сәнгате” сериясененән бизәнү әйберләре

"Без боларның барсын да үзебезнең кырымтатар милли филигранен популярлаштыру өчен, борынгыдан килгән традицияләребезне яңадан халкыбызга кайтару өчен эшләдек. Мин моңа сәнгатебезне бик нык яратканга тотындым", ди Мехти бей.

“Дилбәр”дә эшләнгән һәр әсәр аны күрүчеләрне гашыйк итәргә, алай гына да түгел, күңелләрен алып калырга тиеш ди оста. Нәкъ менә күңелләренә керсен өчен ул моннан 25 ел элек оештырган зәркән йортына да "Дилбәр" ("Дюльбер") дигән исем бирә.

"Дилбәр" – фарсы сүзе, матур дигәнне аңлата. Аның күңелне, рухны урлаучы дигән мәгънәсе дә бар. Мин ул кызны күргән идем, күңелем аның белән китте, күңелемне урлады дип әйтәләр бит әле... Безнең зәркән йортының исеме әнә шул мәгънәдән. Мин кешеләр күңеленә кереп калырдай сәнгать әсәрләре тудыру өчен бу зәркән йортын "Дилбәр" дип атадым. Кеше безнең зәркән эшләнмәләрне күргәч тә аның күңелендә калсын, ягъни күңеле бездә калсын дип бирелгән исем ул”, ди остаз.

Бүген "Дилбәр"дә эшләү горурлык һәм мәртәбә. Син иң беренче чиратта зәркән сәнгате остасы һәм үзеңнең халкың традицияләренә мөкиббән булырга тиешсең. Мехти бей кырымтатар сәнгате үрнәкләрен бөртекләп яңадан тудырган кебек, үз укучыларын да бөртекләп сайлап алып, аларга үз осталыгын тапшыра.

"Бөтен төрки дөньяда дип әйтер идем мин, зәркәнчелек серләре остадан укучыга күчкән. Безнең кырымтатарларда укучыны остага биргән вакытта "ите сиңа, сөяге миңа" дип әйткәннәр. Күп еллар өйрәнчек оста өендә, аның мохитендә яшәгән, зәркәнчелекнең бөтен серләрен үзләштергән. Мин үземнең зәркән йортына нигез салган вакытта шушы борынгыдан килгән үрнәккә таяндым. "Дилбәр" зәркән йортында алты ел буе белем алалар. "Дилбәр"гә килгәнче зәркән һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр рәсем сәнгате мәктәбен бетергән булырга тиешләр. Остазның осталыгын шәкерткә тапшыру – иң дөрес һәм гасырлар буе сыналган гадәт", ди Исламов. "Дилбәр"дә егермеләп кеше зәркән сәнгате серләрен өйрәнгән. Кемнәрдер инде бүген үз эшен дә башлап җибәргән.

Хәнҗәр

Хәнҗәр

Илдән сөрелү кырымтатарларның гасырлар буе килгән тормыш рәвеше белән бергә ата-балалардан күчкән зәркәнчелек традицияләрен дә чәлпәрәмә китерә. Алтын-көмеш эшләнмәләрнең күп өлеше урлана, югала, шәхси коллекцияләргә күчә.

Мехти бей кырымтатар зәркән сәнгате үрнәкләре дөньядагы төрле музейларда сакланып калганга Аллаһы тәгаләгә рәхмәтләр укый. Кешеләрдә сакланганын исә, "Дилбәр" булдыра алганын җыеп реставрацияли, аларга җан өрә.

Исламов әле күптән түгел генә Бакчасарайдагы Хан сараенда булган. Андагы экспонатларның хәлләре белән кызыксынган. Бүген шәхси музейларда, сәнгать әйберләре җыючыларда да кырымтатар үрнәкләре саклана.

Петербурдагы Эрмитажда кырымтатар сәнгате тупланмасы бар. Прага, Мәскәү, Польшадагы берничә музейда кырымтатарларның зәркән сәнгате үрнәкләре, бизәкләнгән кылычлар, хәнҗәрләр сакланган. Мехти бәй Истанбулның Топкапы сараенда да күп тапкырлар була, солтаннарның байлыклары сакланган хәзинә һәм кораллар пулатын карый. Кырым ханнарының гаскәр алдына чыкканда һәм зур тантаналарда тага торган кылычлары белән хозурлана, аларга соклана. "Мин безнең бөек ханнарыбызның бу кылычларын күреп еладым", ди ул.

Дөньяга таралган әлеге зиннәтле әйберләр белән күп кеше соклансын һәм кырымтатарлар үзләренең борынгы сәнгать үрнәкләрен күреп, үткәне белән горурлансын, зәркәнчелек сәнгатен өйрәнергә теләүчеләр үз күзләре белән күрә алсын өчен, аларны бер урынга җыю мөмкин булыр иде микән дип уйлана Мехти бей. Иң кимендә, бөтен музейлар белән килешеп, аларда сакланган сәнгать үрнәкләрен фотога төшереп, бер зур калын альбом чыкса да бик яхшы булыр иде ди ул.

“Дилбәр көмеш сәнгате” сериясеннән алкалар

“Дилбәр көмеш сәнгате” сериясеннән алкалар

"Кем белә, бәлки бу зур эштә Татарстан ярдәм итә алыр. Алар Болгарны, Казан Кирмәнен төзекләндерде. Кырымтатар сәнгате үрнәкләрен дөньяга чыгаруда, бу өлкәне үстерүдә хезмәттәшлек итсәк искиткеч булыр иде", ди зәркәнче.

Кырымтатарларның элекке вакыттагы зәркән сәнгате әсәре тудыру ысулларын бөртекләп җыя ул. Күп укый. Музейларда булганда кырымтатар сәнгатенең һәр әсәрен ныклап өйрәнә, аларны күңеленә сеңдерә.

"Кырымтатарлар сәнгатен дә, зәркән сәнгатен дә өйрәндем. Моннан 200-300 ел элек ясалган антиквар әйберләрне караганда мин алар белән бергә яши башлыйм һәм инде дөнья таныган сәнгать әсәрен мин нәкъ шулай итеп ясый алыр идем микән дигән көнләшү хисе туа иде. Кайчандыр оста тудырган бу әйбергә карап, аның хәрәкәтләрен күңелем аша үткәрәм. Мин традицияләрдә туктап калмыйм, ә аларны тагын мөкәммәлрәк итәргә тырышам", ди Исламов.

Зәркәнчелектәге борынгыдан килгән кайнар эмальне куллану ысулы белән кырымтатарлар да эш иткән, кайнар эмальне алтын өстенә ягып зәркән сәнгате үрнәкләре ясаган Һәм бу традицияне алар Төньяк Кавказ осталарына да тапшырган. Кайчандыр Кефедә (Феодосия) зәркәнче-эмальчеләр бистәсе дә булган.

"Айвазовский истәлегенә"

"Айвазовский истәлегенә"

Мехти бей эмаль белән эшләргә бик ярата. Ул металны эмаль белән каплаганда 100гә якын операция башкара. Хәзер кайнар эмаль ысулы сәнгатьнең элитар төре булып санала. Бик аз оста гына бу биеклеккә күтәрелгән.

Европада һәм Русиядә кайнар эмаль белән эш итүнең ике бөек остасы булган. Карл Фаберже һәм Рене Лалик сәнгатьнең бу төрендә иң югары мөкәммәллеккә ирешкән. Мехти бей бу ике сәнгатькәрнең эшләү ысулларын өйрәнә һәм үз мәктәбендә дә куллана. Дөньяда Карл Фаберже традицияләрен дәвам итүчеләрнең берсе булып тора ул. Кытыршы алтын өстенә гильоше ысулы белән ягылган эмальдә төрле рәсемнәр бөтен хозурлыгы белән күз явын ала ди Мехти бей.

"Зәркәнче дигән вакытта, кулыңа алган әйбер күзләреңә якынрак китергән саен соклануыңны арттыра икән, бары тик шул вакытта гына син чын сәнгать әсәренә юлыккан буласың. Бу минем укучыларымны өйрәтү принцибым да, эшләү принцибам да. Кайнар эмаль – ул иң югары пилотаж", ди зәркәнче. Хәзер үзләренең зур гына тупланмалары бар. "Дилбәр"дә кайнар эмаль ысулы белән меңнән артык әсәр тудырылган. Күбесе сәнгать сөючеләргә, мәдәният йолдызларына, сәясәтчеләргә таралган. "Эшләп бирүне сораучылар бик күп булганга, үзебезнең коллекцияне арттыруга күп вакыт та калмый шул", ди Мехти бей.

Коллекцияләре АКШта төрле күргәзмәләрдә шөһрәт казана. Украина, Мәскәү, Петербур күргәзмәләрендә була. Мехти бей дөньяны күбрәк урарга тели, әмма Украина һәм Русия бюрократиясе зәркәнченең канатларын кисеп тора. Италиянең Виченца күргәзмәләрендә катнашырга тели алар, Һонгконгта үтә торган зәркән дизайны бәйгесе – International Jewellery Design Excellence Award-ка да чакыру алганнар, Мәскәүдә дөнья брендлары күргәзмәсендә “Истанбул” дип аталган беләзеге шөһрәт казангач, аны Япониягә халыкара чарага кыстыйлар, әмма әлеге дә баягы бер бәлә – бюрократия аяк чала.

“Бер кирәкмәгәнгә дөнья кадәр документлар эшләтергә кирәк, бу хәл күңелне кайтара. Мин әлегә Русия бюрократиясен бик үк белмим, без бу социумга кереп кенә киләбез. Шулай да, Русиядә дә зәркән сәнгате үрнәкләрен сату өчен киртәләр куелган. Русиядәге күргәзмәләргә барганда сатып алырга теләүчеләр булса да, булмаса да илгә кергәндә үк НДС салымын алдан түләп куярга кушалар. Әгәр синең әсәрләреңне берәү дә алмаса... Европадагы күргәзмәләрдә син берәр әйбереңне сатканда гына НДС түлисең һәм документлар да шунда ук эшләнә”, ди Мехти бей.

Остаз Кырымдагы соңгы вазгыятькә карата ниндидер фикер белдерергә ашыкмый. "Кырымтатар буларак, татар мәдәнияте вәкиле буларак, Кырым минем ватаным, ул миңа бик кадерле. Географик яктан ул уңга да, сулга да китмәде. Ул мең еллар буе булган үз урынында калды. Бу минем ата-бабаларымның ватаны, минем туган җирем. Без ватаныбызда алга таба кем булачакбыз, ничек тормыш итәрбез һәм үзебездән соң балаларыбызга ни калдырыбыз – менә монсы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Әгәр алга таба кырымтатар халкы үсештә була икән Аллаһка шөкер итәчәкбез һәм моңа өметләнәбез дә", ди оста.

"Фундук" беләзеге

"Фундук" беләзеге

Мехти бейнең әнисенең әтисе Кырымда билгеле кызыл агач остасы булган. Әнисе ягыннан ата-бабалары алтын-көмеш бизәнү әйберләре белән сәүдә иткәннәр. Мехти үсмер вакытта Микеланджелодан да ким булмаячакмын, йә хәзерге чорның Рафаэле булачакмын, дип әйтә торган булган.

Фирганәдә сөргендә вакытта сигез еллык сәнгать мәктәбен бетерә ул. Аннары берничә ел дәвамында 65 останың зәркәнчелек серләрен өйрәнә. Самокиш исемендәге академиядә укый. Бу уку йортын Акмәчеттә бетерүчеләр арасында Мехти беренче кырымтатары була. Башта сыннар, рәсем ясый.

Исламов уйламаганда бер остага килеп юлыга. “Виктор Павленко өлкән яшьтә иде. Ул депортациягә кадәр үк зәркәнчелек серләренә кырымтатардан өйрәнгән була. Мин аның кулындагы савытта металл эрегәнне күреп сихерләнгәндәй булдым. Металл кисәгенең кеше күңелендәге илһам аша ниндидер сәнгать әсәренә әверелүе мине гаҗәпкә калдырды, бөтен күңелемне бөтереп алды. Мин үземнең гомеремне әлеге сәнгатькә багышларга булдым", дип искә ала Исламов.

Зәркәнчелек сәнгатенең күп төрле ысулларын үзлегеннән өйрәнә. Зәркәнчеләр арасында кайнар эмаль техникасын кулланучылар бик сирәк һәм аның турында бик аз язылган. Ислам бей эмальнең металлга сеңү серләрен белү өчен ике меңгә якын тәҗрибә ясый, һәрберсен дә язып бара.

“Берәүләр рәссам, ә икенчеләр зәркәнче була, бу ике һөнәрне дә бергә кушып гүзәл сәнгать әсәрләре тудыру бик сирәкләргә генә тәти. Мин үзем андый кешеләрне остаз", дип атыйм ди зәркәнче.

"Астра" йөзеге

"Астра" йөзеге

Мехти бей остаз гына түгел, "Мөселман дөньясынын шәрәфле зәркәнчесе", “Халыкара дәрәҗәдәге атказанган зәркәнче”, Карл Фаберже халыкара мемориаль фондының биш ордены иясе дә.

Исламов башта Фаберже фондының Михаил Перхин Зур ордены белән бүләкләнә. Бу орденга ул зәркән сәнгате өлкәсендә уңышлары һәм кырымтатар милли сәнгатенә яңарыш алып килгәне өчен лаек була. Аннары Франц Бербаум орденына лаек була. Ул шулай ук Фаберженең беренче дәрәҗәдәге һәм икенче дәрәҗәдәге бриллиант орденнары иясе.

Фаберже фондының герольдмейстеры, профессор Валентин Скурлов Мехти Исламовка икенче дәрәҗә бриллиант "Халыкара дәрәҗәдәге шәрәфле зәркәнче" орденын тапшырганда Рубин орденын да тага һәм аның белән бергә "Мөселман дөньясының шәрәфле зәркәнчесе" дигән исем дә бирелә. Мехти бей мөселманнар арасында бу титулга ия беренче кеше.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG