Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

"Зур җиделек" Русияне Украина эшләренә тыкшынмаска чакырды


Чәршәмбе кич "Зур 7лек" илләре җитәкчеләренең Брюссельдәге утырышы "Русияне Украинанаң территориаль берлеген бозуын тәнкыйтьләү" белдерүе белән тәмамланды. Русия бу сәясәтен дәвам итсә илбашлыклары санкцияләрне кырыслату белән янады. "Зур 7лек" бер генә бердәм караш белдерде. Ул да булса, Русия Украинадагы вазгыятьне тотрыкландыруга комачауламаска тиеш.

Җиде ил җитәкчеләре арасында Русиягә карата сәясәт алып бару фикерләре аерылган, дигән хәбәрләр бар. Вашингтонның Русиягә "Мистраль" хәрби көймәләрен сатмаска дигән чакыруын Париж кире каккан. 2011 елда килешүне кабул итү өчен күп тырышлык куйган Франциянең элекке президенты Николя Саркози аның "салкын сугышның" тәмамлануын күрсәтүче мөһим бер фактор булуын белдергән иде. Франциядә моның өчен 1000 эш урыны булдырылды.

"Владивосток" исемле беренче боралак ташучы хәрби кораб Русиягә 2014 елның октябрендә, "Севастополь" исемле икенчесе - 2016 елда китерелергә тиеш иде. Июньдә Русиянең 400ләп хәрби диңгезчесе "Мистраль" җиһазын өйрәнү өчен Франциягә барырга тиеш иде. Бер корабка 16 боралак керә.

АКШ президенты Барак Обама берничә көн элек, Русияне дөнья базарыннан читләштерүнең уңышлы стратегия булуын белдерде. Франция, Британия һәм Германия җитәкчеләре Русия президенты Владимир Путин белән бу атнада очрашачакларын әйтте.

XS
SM
MD
LG