Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда хөкүмәттән бәйсез оешма җитәкчесе АКШка очканда тоткарланган


"Төбәкләрдәге матбугат институты" җитәкчесе Анна Шароградская АКШка укытырга барган сәфәреннән төшерелгән. "Пулково" һава аланында очкычка утырырга 20 минут кала аны "ФСБ хезмәткәрләре белән сөйләшүгә" алып киткәннәр.

"Компьютер, iPad һәм флэшканы алып каядыр тикшерүгә алып киттеләр. Әлегә тоткарлануның сәбәпләрен аңлатучы юк", диде ул үзе Азатлыкка.

Институт Үзәк район прокуроры урынбасары Александр Каменскийның 2012-2013 елларда оешманы тикшерү вакытындагы гамәлләренең кануни булу-булмавын ачыклауны сорап Петербурның Куйбышев районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән булган. Оешма ул тикшерү барышында хокуклары һәм иреклекләре бозылганын белдергән иде.

Бүген һава аланында тоткарлануның сәбәбе шул мәхкәмә эше була ала, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG