Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агрессив депутатка җәза булырмы?


Татарстан дәүләт советы депутаты Равил Җиһаншин ЮХИДИ хезмәткәре белән бәхәсләшә
Татарстан дәүләт советы депутаты Равил Җиһаншин ЮХИДИ хезмәткәре белән бәхәсләшә

Юлда агрессив рәвештә машина йөртеп тотылган Татарстан депутаты Равил Җиһаншинның эшен болай гына калдырырга ярамый, ди Русия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин.

4 июньдә интернетта Татарстан дәүләт советы депутаты Равил Җиһаншинның дорфа итеп машина йөрткән видеосы пәйда булды. Кадрларда күренгәнчә, М-7 трассасы буйлап кара BMW Х5 машинасында барган түрә юлның сул ягыннан барган йөк машинасын узырга тели. Үзе дә башка машинаны узу маневрын ясаган йөк машинасы аңа юл бирми. BMW хуҗасының моңа ачуы чыга һәм ул йөк машинасын сул яктан юл читенә чыгып, тузан чыгарып узып китә. Аннан соң үч алыр өчен йөк машинасы алдына чыгып, тизлеген киметә һәм аны туктата. Шушы ук маневрны ул видео авторы белән дә эшли.

Соңыннан депутатны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Аның тәртип бозуы турында хәбәр итәргә туктаган видео авторы белдергәнчә, депутат полиция хезмәткәрләре алдында таныклыгын болгаган. Кадрларда күренгәнчә, Җиһаншин шулай ук видео авторына дәгъва белдерә һәм үз машинасын аның машинасы алдына чыгарып куя.

Барлык гамәлләре белән депутат юл хәрәкәте кагыйдәләренең берничә пунктын боза. Шулай да аның маневрлары башка машиналарга куркыныч тудыра.

Автомобиль йөртүчесе буларак Җиһаншинга зур булмаган штрафлар гына яный, ә депутат буларак ул үз-үзен дорфа тотуының нәтиҗәсен күрәчәкме? Бу хакта Русия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин белән сөйләштек. Хакимият вәкилләре җәзага тартылмаячагын алдан ук белеп тора, шуңа күрә мондый вакыгалар чыга, ди ул.

- Республика җитәкчелеге халыкка шәһәрдә, юлларда уңайлы, куркынычсыз шартлар тудыру өчен тырышкан сыман. Ләкин кайбер аерым хакимият вәкилләре киресен эшли. Моңа ничек карыйсыз? Үзгәреш булырмы?

Рамил Хәйруллин
Рамил Хәйруллин
- Республика хакимияте халык уңайлыгы һәм куркынычсызлыгы өчен нидер эшләсә, шәһәр хакимиятләре - бу инде икенче мәсьәлә. Аларга сораулар күп. Ә “аерым вәкилләргә” килгәндә, алар әз түгел, бәлки һәр икенчесе шундыйдыр. Һәрберсенең тәртип бозуы фаш ителеп тормый.

- Депутатның кыланышларын видеога төшерүче аны ЮХИДИга шикаять итәргә җыена. Гаделлеккә ирешә алыр дип уйлыйсызмы?

- Кагыйдәләрне бозу булды. Ул аны теркәгән. Юлда куркыныч ситуация тудыру ике тапкыр булган. Кызганыч, бездә моның өчен авыр җәза бирмиләр. Штраф зур булмас. Ләкин монда Җиһаншинның үз-үзен тотышына да игътибар итү кирәк. Видеоның авторына депутатның әхлаксыз булуына Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итәсе иде. Фәрит Мөхәммәтшингә мәсәлән. Депутатка үз-үзен алай тотырга ярамый. Юлларда тәртип бозасың икән, кимендә депутат икәнеңне фаш итмә, гади кеше бул.

- Бу гауга нәтиҗәсендә Җиһаншиннең депутат мандатын югалту ихтималы бармы?

- Юк, моның өчен генә югалтмас. Менә аның аркасында авария булса, шул ук йөк машинасы юл читенә очса, ул гаепле булыр иде. Монда исә бары тик хулиганлык кыланышы. Моның өчен мандатны алмыйлар. Ләкин, минемчә, хакимият киләсе утырышларында аның үз-үзен тотуы турында сөйләшсә, һәм анда журналистлар булса, минемчә, яхшы булыр иде.
XS
SM
MD
LG