Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТАИФ" Төньяк Кореяда бензин станцияләрен төзергә мөмкин


Владивостокта Русия һәм Төньяк Кореянең хөкүмәтара комиссиясе утырышында кабул ителгән протоколга караганда, "ТАИФ" ширкәте Төньяк Кореяда бензин станцияләре челтәрен төзергә мөмкин, дип хәбәр итте "Интерфакс".

"Тарафлар Корея Халык Демократик Республикасының нефть сәнәгате министрлыгы һәм Русиянең "ТАИФ" ширкәтенең әлеге уртак проектына хуплау белдерде", диелгән документта.

"ТАИФ" 1990 еллада кытлык шартларында халыкны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итүче ширкәт буларак оештырылган. Ширкәт Татарстан республикасы финанс министрлыгында 1995 елда теркәлгән. Оешып килгән мәлдә Американың "NKS Trading" компаниясе аңа 10 миллион доллар инвестиция керткән булган.

Бүгенге көндә "ТАИФ" төркеменә төрле өлкәләрдә, шул санда химия, нефтехимия, нефть һәм газны эшкәртү, ягулык, телекоммуникация, төзелеш, финанс һәм инвестицияләр, сәүдә өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы 54 ширкәт керә. Ширкәтнең төп юнәлешләре нефть һәм нефтехимия.
XS
SM
MD
LG