Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә "Сөләйманов укулары" өлкә думасы йортында үтте


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Ел саен үтүче XVII "Сөләйманов укулары" бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясен быел Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге оештырды һәм ул өлкә думасы бинасында үтте.

Быел бу чараны уздыруның төп авырлыгы университетның филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина җитәкчелегендәге яңа ачылган тюркология үзәгенә төште.

– Конференция бик уңышлы узды. Әзерләгән програм белән барды, куйган планнар тормышка ашты. Ул быел Русиядә мәдәният елы һәм Төмән өлкәсенең 70 еллыгына багышланды. Пленар утырышта дәүләт, өлкә думасы депутатлары, өлкә хакимияте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре тантаналы рәвештә сәламләп, шагыйрьнең иҗаты, чараның мөһимлеге, актуальлеге, турында сүз алып бардылар. Галимнәребез, татар теле укытучылары эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар, алар Булат Сөләйманов белән бергә өлкәнең абруйлы кешеләренә багышланган иде.
Президиум
Президиум
Якутиядән, Мәскәүдән, Татарстаннан, Башкортстаннан галимнәр, студентлар килде. Татар хәрәкәтендә актив катнашучылар булмаса, алар гел кузгатып, килеп үз сүзләрен әйтеп тормасалар, мондый чаралар үтмәс иде. Мин ветеран укытучы Люция апа Хәбибуллинага рәхмәтле – ул ел саен шагыйребез иҗатын өйрәнеп, доклад язып тора.

Быелгы чараның үзенчәлеге шунда, беренчедән, ул беренче мәртәбә өлкә думасы бинасында узды, икенчедән, читтән галимнәр бик күп килде, өченчедән, быел без яшьләрне тарттык: 38 укучы Булат Сөләйманов шигырьләрен яттан сөйләделәр, рәсем, стена газетасы, фәнни эшләрен якладылар.
Укучылар чыгыш ясый
Укучылар чыгыш ясый
Безнең эшебез белән башка милләтләр дә кызыксына башладылар: Төмән мәктәбе укучысы Денис Федоров Шамратовларның укытучылар династиясе турындагы докладын һәм рус телендә шагыйрьнең хикәясен сөйләде. Ул: “Мин үзем педагогик династияләрне эзлим, Шамратовлар турында да интернеттан табып өйрәндем, әни турында хикәя бик ошады", диде.

Конференциягә килүчеләр күп булды, чыгыш ясарга 163 кеше гариза җибәрде, 38 укучы катнашты, киләсе елга зуррак зал турында кайгыртырбыз. Барлык докладларны бер җыентыкка туплап чыгарачакбыз, - дип аңлатма бирде Хәнисә Алишина.

– Фәнни-гамәли конференцияне Төмән дәүләт университеты белән бергә оештырабыз һәм бу эшне үз һөнәренең остасы булган кеше башкарырга тиеш, дип әйтте “Сөләйманов укулары”н оештыру комитеты утырышында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев.
Мәхмүт Абдуллин
Мәхмүт Абдуллин
Русия язучылар шурасы әгъзасы Мәхмүт Абдуллин интернетта Проза.ру порталында Булат Сөләйманов иҗатына багышланган бит булдырганын әйтте, "17нче ел конференция үткәрәсез, сезгә дә Булат Сөләйманов турында мәгълүматлар тупланган сайт ачарга вакыт инде", дип өстәде.

Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихның фәнни хезмәтендә "Өлкә музей коллекцияләрендә татарлар мирасы" темасы яктыртылды. "Өлкәбез музейлары фондларында сакланган татар халык киемнәре, бизәнү әйберләре, уен кораллары, терлекчелек, аучылык, балыкчылык һәм башкалар белән бәйле 400ләгән әйбер исәпләнә", диде ул.
Хәнисә Алишина, Азалия Габдрәхимова, Клим Садыйков алдынгыларны тәбриклиләр
Хәнисә Алишина, Азалия Габдрәхимова, Клим Садыйков алдынгыларны тәбриклиләр
Килгән кунаклар секцияләрдә укылган докладлардан да бик канәгать калдылар. “Миңа, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әдәбият өлкәсенә кагылышлы чыгышлар ошады”, диде Вагай районы, Юрмы мәктәбе укытучысы Гүзәл Гайсина.

– Ул балаларның эшләре, Булатның шигырьләрен оста итеп сөйләүләренә күңелем белән шатланып, рәхәтләнеп ял итеп утырдым. Яшь буынны танылган шәхесләребез тормышы, иҗаты белән кызыксындыру ысулын тапкан оештыручыларга рәхмәттән башка ни әйтәсең, булдырдылар, диде озак еллар туган тел укыткан Люция апа Хәбибуллина.
Эштән соң чәй өстәле оештырылды
Эштән соң чәй өстәле оештырылды
Укытучылар җитәкчеләрдән ветеран укытучының “Туган як әдәбияты” китабын яңадан бастырып чыгаруда ярдәм итүләрен дә сорадылар, “өлкәбез язучы-шагыйрьләре турында мәктәптә укучыларга өйрәтергә әзерләнгән бердәнбер әсбап ул безгә”, диделәр алар.

Кичен шәһәр татар мәдәният үзәгендә чәй өстәлләре артында җирле осталарыбыз концертын карарга мөмкинлек бирелде.

Икенче көнне шул үзәктә “Себер татарларының төрки дөнья белән үзара бәйләнешендә актуаль проблемалар: тел, фольклор, әдәбиятны саклау” темасы буенча сөйләшү үтте. Ринат Насыйров халкыбыз арасында элемтә юклыгы, бергә җыелышып сөйләшүләр булмавы, һәркемнең үз эшен үзе генә башкаруы, мондый чараларда халыкның катнашмавы, гел үз фикеребезне үз арабызда гына бер-беребезгә җиткерүебез һәм башкалар турында фикер йөртте.
Түгәрәк өстәлне алып баручылар
Түгәрәк өстәлне алып баручылар
– Без акыллы, рәхимле, белемле халык, безнең көчебез бик зур, без бер кешегә каршы түгел. Фикерегезне, эшегезне халыкка, үзегезгә ни өчен кирәклеген аңлап әйтегез, башкарыгыз – шунда гына алга китәчәкбез, ә болай матур киемнәр киеп, сүзләр әйтеп кенә кайтып китәргә кирәкми, сездән башка бер кеше бу эшләрне башкармаячак. Хәзер татар хәрәкәте сыйфат ягыннан үзгәрде, активлашты, безгә инде мондый фәнни форумнарны зуррак залларда үткәрергә кирәк. Бүген татар эшмәкәрләре, этномәдәни мәктәпләр ассоциацияләре, татар мәдәнияте оешмалары, фәнни көч бар. Киләсе елга “Сөләйманов укулары”н барыбыз да берләшеп, бөтенләй башкача оештырырбыз дип уйлыйм, диде Ринат Насыйров.
Сөйләшүдә катнашучылар
Сөйләшүдә катнашучылар
Мәхмүт Абдуллин себертатар халкы телен, әдәбиятын, фольклорын күтәрү өчен аларны өйрәнә торган фәнни институт булдырырга кирәклегенә басым ясады, титул исемебез булырга тиеш диде.

Вәлимә Ташкалова Конгресс башкарган эшләр турында сөйләде. Якутскидан килгән галим Иннокентий Новгородов генетик тикшеренүләр үткәрергә, халык арасында сорашу үткәреп, аның проблемаларын барларга кирәклеген белдерде. Милли идеябез юклыгы, мәктәпләрдә миллилек юкка чыгуы (Бибинур Сабирова) кебек мөһим сораулар да күтәрелде.

Тәкъдимнәр арасында киләсе елга "Сөләйманов укулары"н саз ягына багышларга һәм фәнни институт булдырырга дигәннәре аеруча игътибарга лаек дип табылдылар.
Гүзәлия Муллачанова чыгыш ясый
Гүзәлия Муллачанова чыгыш ясый
Быел профессор Хәнисә Алишина конференциягә яшь буынны җәлеп итүгә дә күп игътибар бирде. Конференциянең бер секциясендә Булат Сөләйманов шигырьләрен сөйләүчеләргә, аларга рәсемнәр ясаучыларга, өлкәбез шагыйрь-язучыларына багышланган стена газеталары чыгаручыларга сертификатлар, иң яхшыларына һәм халкыбыз мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүчеләргә өлкә думасы депутатларының махсус призларын, рәхмәт хатларын тапшырды.

Конференция кунаклары Ямбайга Булат Сөләйманов каберенә чәчәкләр салырга юл алдылар.

14-31 май көннәрендә өлкә фәнни китапханәсендә өлкәбез шагыйренә багышланган күргәзмә эшләде. Анда китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова фондтан алынган шагыйрь тормышына кагылышлы төрле документлар, китапларын, аның турында язылган җыентыкларны урнаштырган иде.
XS
SM
MD
LG