Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:54

Франциядә Икенче дөнья сугышында беректәшләр очрашуының 70 еллыгы билгеләнә


Франциядә Икенче дөнья сугышында наци Германиясе гаскәрләренә каршы сугышкан илләр хәрби көчләренең Нормандиядә очрашуының 70 еллыгы билгеләнә. Президент Франсуа Олланд Кан шәһәрендә Нормандияне азат иткәндә һәлак булган 20 мең кешене искә алу чарасында катнашты.

Тантаналарга 20ләп ил һәм хөкүмәт җитәкчеләре чакырылган, алар арасында АКШ, Русия, Германия, Британия һәм Канада илбашлары бар.

Искә алу чараларыннан тыш җитәкчеләр Украина кризисы турында сөйләшә. Франсуа Олланд Владимир Путинны Украинаның яңа сайланган президенты Петро Порошенко белән очраштырырга тырышачак, дип хәбәр ителә.

Кичә Брюссельдә очрашкан "Зур җиделек" илләре җитәкчеләре Путин Порошенконы Украинаның яңа президенты итеп танырга тиеш, дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG