Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: "Тентү белән генә эш бетмәячәк"


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр бүлеге башлыгы визиткасы террорда гаепләнгән кешеләрдә табылган. Моның өчен ул ФСБга чакырылган.

Кырымтатар мәҗлесеның тышкы бәйләнешләр бүлеген җитәкләүче Али Хәмзин Азатлыкка интервьюда 15 майда үз өендә, бер көн алдарак кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев һәм башка активистлар өйләрендә булган тентүләрнең максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин, дип исәпләвен белдергән иде. Тентү булган көнне Хәмзин үзе эш сәфәре белән Киевта булган. Бүген ул 22 май ФСБда булган сөйләшү турында Азатлык сорауларына җавап бирә.

– Али әфәнде, тентүдән соң Сезгә берәр төрле гаепләү белдерелдеме?

– Тентү турындагы актта Русия канунын бозган бер әйбер бар иде, ул да булса – алар тентүгә үз шаһитләрен алып килгән. Бу мөмкин эш түгел. Өемдә нәрсәдер эзләгәннән соң алар протоколга "Али Хәмзин террор оешмалары белән элемтәдә булуда шикләнелә", дип язган. Тентүгә 14 кеше килгән, алар өй буйлап иркенләп йөргән, ике сәгать нәрсәдер эзләгән.

– Тапканнармы?

– Юк, алар берни дә тапмаганнар. Алар, күрәсең, шартлаткыч, корал, тыелган китаплар эзләгән булган. Кырым ФСБсына тапшырылган тентү протоколында берни табылмады, дип язылган. Шуннан соң миңа ФСБга чакыру тапшырдылар. 22 майда сорау алуга бардым.

– Нәрсә сорадылар?

– Террор эшчәнлегендә гаепләнгән ниндидер кешеләрдә минем визиткамны тапканнар.

– Ул кешеләр хәзер кайда? Кырымдамы яки читтәме?

– Аңлавымча, алар Мәскәүдә мәхкәмә алдына басачак. Менә аларда минем визиткамны тапканнар да, миннән аңлатма таләп иттеләр.

– Журналистлар түгелме алар?

– Төгәл генә әйтә алмыйм.

– Хәзер инде Сездән гаепләү-шик төшерелдеме?

– Алай димәс идем. Визиткалар турында аңлаттым. Минем визиткаларым Лех Валенсада (Польшаның "Солидарность" бәйсез һөнәр берлегенең беренче җитәкчесе, элекке президент – ред.), Александр Квасневскийда (Польшаның элекке президенты – ред.) бар. Мин визиткаларымны күп тараттым, бигрәк тә февраль-март айларында, һәр интервью вакытында. Минем визиткам теләсә кем кулында була ала.

– Сезгә каршы бу эш ябыламы инде?

– Юктыр, дип уйлыйм. Минемчә моның дәвамы булачак.

– Максаты нәрсә бу эшнең?

– Мәгълүматне тикшерү дигән әйбер бар. Алар минем визитканы тапкан, аның ул кешеләр кулына ничек эләгүен тикшерә. Аның алар кулына теләсә нинди юл белән эләгә алуын аңлаттым мин аларга. Әмма минем Мәҗлестәге эшчәнлегем белән бәйле эш тә була ала бу.

– Шундый ук тентү Мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилев өендә дә булган...

– Эйе, миңа килгәнче алар Мостафа Җәмилев өендә булганнар. Инде әйтүемчә, моны мин безгә басым ясау, дип бәялим. Ниндидер визитка табылуын тикшерү өчен ике КАМАЗ тулы коралланган Беркут хәрбиләрен китерүне, тентү өчен аерым 14 кешене билгеләүне мин Али Хәмзинга басым буларак кенә түгел, минем, Мәҗлес әгъзасы аша бөтен Корылтай-Мәҗлескә басым ясау омтылышы, дип бәялим.

– Димәк, эш ачык кала, бу хәлләрне Сез Мәҗлескә басым, дип бәялисез.

– Эйе, шуның беренче адымнары бу.
XS
SM
MD
LG