Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:32

Урыс православ чиркәвенең Мәскәүдәге епархиясе үзбәк телендә Инҗил чыгарачак. Урыс булмаган халыкларны чукындыру сәясәте яңа төсмер ала.

Ел башында Русия дәүләт думасында барган түгәрәк өстәлдә православ чиркәүнең миссионер комиссиясе иеромонахы Дмитрий (Першин) Үзәк Азия халыклары телләрендә Инҗилны чыгару проектын яклауны тәкъдим иткән иде. Менә күп тә үтмәде инде Инҗилнең үзбәк телендә әзерләнеп ятуы билгеле булды. Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла.

Бу юлы да төрле телләргә тәрҗемә ителә торган Инҗилнең бик сыйфатлы булачагын әйтәләр һәм ул нигездә эшкә килгән мигрантларга нигезләнә.

Мәскәүдә иң беренчеләрдән булып 1990 еллар башында оешкан “Ватандаш” төбәкара үзбәк якташлык җәмгыяте җитәкчесе Усман Баратов монда бернинди куркыныч күрми.

"Диннәрнең нигезләре бер. Берсе дөрес, икенчесе дөрес түгел дип әйтү ярамыйдыр. Ислам дин әһелләре Инҗилне тәрҗемә итүгә мөгаен тәнкыйть белдерер, ә бәлкем инде белдергәннәрдер дә. Ни өчен әле Инҗилне укырга теләгән, әмма урысча белмәгәннәргә аны үзбәк телендә чыгармаска? Исламда бу бит тыелмый. Ул аны урыс телендә укыр иде, әмма аңламый. Чыгарсыннар һәм укысыннар”, ди ул. Баратов әйтүенчә, динне сайлау һәркемнең шәхси эше һәм үзбәкләр арасында да христиан динен сайлаучылар юк түгел.

“Иң билгелеләрдән ул җырчы Азизадыр. Ул христиан динен кабул итте һәм "Возвращение Бадулая" фильмында бер чегән хатын-кызын уйнаган чибәр үзбәк хатыны да христиан диненә күчте”, ди ул.

Түбәтәй кигәне Усман Баратов

Түбәтәй кигәне Усман Баратов

Баратов вакытлыча эшкә килүче мигрантларны эштән башка берни кызыксындырмавы әйтә.

“Аларның максаты тиз генә Русиягә килеп акча эшләп өйләренә кайтып китү. Үзбәкләр тәүлегенә 12-14шәр сәгать эшли. Урыс теленә укыту программасы белән дә шундый ук хәл. Бу програм инде ике ел бара. Бу күзгә төтен җибәрү генә. Мигрантлар таңнан төнгә кадәр эшли, аларның моңа мөмкинлеге дә теләге дә юк. Алар төнлә кайтып авалар да иртән тагын чыгып китәләр. Нинди урыс теле кайгысы булсын ди. Ул сертификат ялгышмасам җиде мең тора. Укырга да әле тагын акча да түләргә кирәк, шуңа алар аны сатып кына ала. Бу тагын бер коррупция чыганагы. Әлеге акчалар кемнеңдер кесәсенә китә. Аны вокзалларда сатып алып була. Ә кирәк кеше ул урыс телен болай да өйрәнә”, ди ул.

Баратов Русиядә урыс хатын-кызлары белән никахлашкан үзбәкләрнең балалары киләчәктә урыс булуын яшерми.

“Мондый катнаш никахлардан туучыларның балалары чиста урысча сөйләшсә дә үзбәкчә инде белми. Бу үзбәк кенә түгел, башка милләтләрдә дә шулай. Балалар инде җирле халыкка әйләнә”, ди ул.

Билгеле булганча, миссионерлар татар авылларына барып та татарча басылган югары сыйфатлы, матур рәсемле китаплар таратып йөри.

“Җәй башында авылыбызда ике хатын кыз өйдән-өйгә кереп “Аллаһ безне яратамы?” һәм “Изге язмалар” китаплар таратты. Икенчесендә Инҗилдән алынган язмалар урын алган. Менә дигән итеп татарча сөйләшә, алар “Яхъя шаһитләре” дини оешманың вәкилләре булса кирәк”, дип сөйләгән иде Азатлыкка Киров өлкәсендәге Нократ Аланы районында урнашкан Иске Пенәгәр авылында имам булып эшләгән Зыятдин Нәҗметдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG