Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кроношпан төзелешенә каршы ачлык дәвам итә


Ачлык игълан итүчеләрнең чатыр шәһәрчеге
Ачлык игълан итүчеләрнең чатыр шәһәрчеге

Бер төркем активистның Кроношпан төзелешенә каршы ачлык игълан итүенә атнадан артык вакыт узды.

Уфа янында Австриянең Кроношпан (Kronospan) ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүгә каршы оешкан төркем көрәшен дәвам итә.

30 май бер төркем җәмәгатьчелек ачлык игълан иткән иде. Аларның чатыр шәһәрчеге башкала янындагы М5 машина юлы янында урнашкан. Чарада сигез кеше катнаша, шуларның бише хатын-кыз, өчесе ир-ат. Ачлык игълан итүчеләр таләпләрен Русиянең генераль прокуратурасы, Башкортстан буенча федераль инспектор, Русиянең һәм Башкортстанның кеше хокуклары буенча җаваплы вәкилләренә җибәргән.

4 июнь ачлык тотучылар янында Башкортстан президентының җәмәгатьчелек пулаты рәисе Рәмил Бигнов булып киткән.

6 июнь каршылык чарасында катнашучылар республиканың дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачевка таләпләрен җиткерде. Әлеге таләпләрдә экологик һәм завод төзелеше өчен сайлаган җирне нигезләгән экспертиза үткәрү, Русиянең Су кодексы тәртипләре бозылу очрагын аңлату, халыкка бүлеп бирелгән пай җирләрен үзләштерүне аңлату һәм башка таләпләр кергән. Әлегә ул таләпләргә җавап бирүче юк.

Ачлык чарасында катнашучы Тамара Хәбибуллина сүзләренчә, Рәмил Бигнов чарада катнашучыларның таләпләре белән кызыксынып та тормаган. Ул каршылык чарасы уңаеннан Азатлыкка тагын шуларны әйтте:


Тамара Хәбибуллина
Тамара Хәбибуллина
“Без ачлык чарасын Уфага “Кроношпан” төзелешен финанслаган банк вәкилләре килгәнче дәвам итәргә уйлаган идек. Алар 10 июньнәргә килергә тиеш иде. Алар безнең хәлне дә белеп китәрләр дип өметләндек. Ләкин аларның килүе турында мәгълүмат юк. Безнең хәлне белүләре дә шикле. Шуңа якын көннәрдә берничә чатырыбызны Башкортстанның Ак йорты янына илтеп куеп, шунда утырырга җыенабыз. Безнең хәлне табиблар берничә көн саен тикшереп торалар. Алар каныбызны алып, болар ашап ятмый микән дип тә тикшерүләрен беләм. Чөнки андый очраклар да булучан. Бер кешебезнең сәламәтлеге начараеп бара. Йөрәк тибеше бозылу сәбпле, аңа ашыгыч ярдәм дә чакыртырга туры килде”.

Тамара Хәбибуллина Кроношпан хәрәкәте башы Павел Ксенофонтовның Башкортстан президенты сайлауларына чыгарга җыенуы турында белдерүен аның пиар чарасы дип бәяләвен дә әйтте.

Азатлык хәбәрчесе ачлык тотучылар хәлен белешкән мәлдә чарада катнашучы ир-атлар урында юк иде. Моны аларның шәһәргә мунча керергә китүләре белән аңлаттылар.
XS
SM
MD
LG