Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты Дәүләт шурасына депутатлар сайлауны 14 сентябрьгә билгеләде


Бүгенге утырышта Татарстан депутатлары Дәүләт шурасына сайлауны быелның 14 сентябрендә уздыруны бертавыштан хуплады.

“Бизнес Online” язуынча, Коммунистлар фиркесе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлауны “чиста һәм гадел” уздыруга чакырган, аңа җавап итеп парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин “барысы да кануни булачак” дигән.

Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнаша.
XS
SM
MD
LG