Accessibility links

Кырымтатар теленең дә латинга күчүе тыелырга мөмкин


Мәктәпләрдә кырымтатар теле хәзерге вакытта кирилл әлифбасында укытыла. Акмәчетнең 37нче мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" көне.
Мәктәпләрдә кырымтатар теле хәзерге вакытта кирилл әлифбасында укытыла. Акмәчетнең 37нче мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" көне.

Русиядә канун нигезендә барлык әлифбалар да кирилл язуы нигезендә булырга тиеш. Шул сәбәпле кырымтатар теленең кириллдан латин әлифбасына күчүенә нокта куелырга мөмкин.

Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуыннан соң, кырымтатарларын борчыган тагын бер мәсьәлә калкып чыкты. Алар латин имласына күчү эше көрчеккә терәлергә мөмкин дип борчыла.

Филология фәннәре докторы, профессор Адилә Әмирова әйтүенчә, латин имласы кырымтатар теленең яңгырашын дөресрәк чагылдыра һәм инде гъ, къ, нъ, дж кебек хәрефләр кирәк булмаячак.

Моннан дүрт ел элек үк Кырым инженер-педагогика университетында аның җитәкчелегендә эшче төркем кырымтатар әлифбасы язылышының тәртибен булдырган.

“Шуннан соң барысы да билгесезлектә калды. Әгәр Украина латинга күчүне тыймаса һәм шул ук вакытта алга китеш өчен берни эшләмәсә дә, Русия канунында бары тик кирилл әлифбасы гына ярый диелә”, ди ул.

Профессор сүзләренчә, бу мәсьәләне кабат Кырым парламентында күтәрү зарур.

"Юкса махсус аңлатма белән Русия мәгариф министрлыгына хат язарга һәм кырымтатар теленә искәртмә буларак латин имласына күчәргә рөхсәт итүне сорарга туры киләчәк", ди Әмирова.

20 елдан артык кырымтатар теле кириллдан латинга күчү реформасын кичерә.

1992 елда кырымтатар җәмәгатьчелегендә латин әлифбасы кабул ителә, ә 1997 елда аны Кырым югары шурасы ратификацияли. Шуннан бирле яңа әлифбага күчүдә тулы күләмдә эш алып барылмый, ә хәзер инде Татарстандагы кебек тыелырга мөмкин.

Татар язуы да кириллда калды

Билгеле булганча, 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан дәүләт шурасында да татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде, әмма Русия думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш дигән таләп куелды.

“Бу таләп беренче чиратта үзләренең милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы безгә протест белдерде, әмма без аңа колак салмадык. Алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан югары мәхкәмәсе карары белән латин язуына кайту турындагы канун гамәлдән чыгарылды. Бүген исә без дәүләт теле буларак кириллдан кала бер генә башка имланы да куллана алмыйбыз.

Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан дәүләт шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә икән, үзара языша икән, латин имласында язачаклар”, диде ул чакта Азатлыкта Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Рәзил Вәлиев.

2012 ел азагында Татарстанда татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунның үз көчен югалтуы турындагы канун кабул ителде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә кайчан да булса күтәрелергә мөмкинлеген әйтте.

“Глобализация сәбәпле, инглиз теле һәм латин әлифбасы безнең тормышка күбрәк үтеп керә бара. Әмма үз телебезне яклап, без аны бүген булган имля нигезендә үстерергә тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG