Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:49

"Шәһри Казан" газетының баш мөхәррире итеп куелган Гөлнара Сабирова беренче чиратта газетның электрон версиясен үзгәртергә, Русия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытырга тели.

Азатлыкка әңгәмәдә Гөлнара Сабирова "Шәһри Казан"дагы үзгәрешләрне иҗат коллективы белән килешеп, һәркемнең дә фикеренә колак салып башкарачагын белдерде. Коллектив белән киңәшкәч, максатлары күбәергә мөмкинлеген әйтә. Сабирова газетның киләчәгенә карата күңелендә булган кайбер теләкләрен Азатлык белән дә уртаклашты.

– Бу татар газетының нинди булырга тиешлеге турында минем күзаллавым бар, әмма Ходайны көлдерәсең килсә планнарың турында сөйлә дигәнне дә онытмаска кирәк. Минем, иң беренче чиратта, үзебезнең редакция коллективының ни теләгәнен беләсем килә. "Шәһри Казан"да коллектив иҗади, эш тәҗрибәләре дә бар. Без сишәмбе иртән җыелышып сөйләшкәндә, аларга мин: "Газетны икенче ярты еллыкта нинди итеп күрергә теләвегез турында уйлагыз әле, икенче атна башында очрашып сөйләшкәндә фикерләшербез", дип әйттем.

"Шәһри Казан"ның еллар буе сакланып килгән традицияләре бар. Аны интеллигенция укый, әмма заман матбугат алдына яңа таләпләр куя. Укучыны саклап калу өчен без үзгәрергә тиеш. Әлегә мин басма газетыбызны менә алай итәбез, болай итәбез дип әйтергә ашыкмыйм, әмма бер әйберне әйтә алам, безнең электрон басмага игътибарны арттырасыбыз килә. Бу кирәк, чөнки бүген газетны басма килеш кенә саклап калып булмый. Сайт безгә газетны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Киләсе атнада без иҗат коллективыбыз белән сайтның ничек булачагы турында да сөйләшәчәкбез.

Миңа кадәр эшләгән Мансур абый Мортазин газетның матди-техник ягына килсәк тә, редакцияне туплау һәм контент эшләү буенча да шактый зур эшләр башкарган. Үл эшләрне берничек тә сызып ыргыта торган түгел. Мин Мортазин эшчәнлеген башлап килүче журналистларга журналистика мәктәбе дип саныйм, мәкаләләрен үзем дә яратып укыдым. Газетны да нык үзгәртте ул, тик вакыт үзгәрә һәм вакыт үзгәргән саен яңалык кирәк булып тора.

Минем Русия төбәкләрендәге татарлар белән элемтәне ныгытасым, газетны татар тормышын олылап, зурлап күрсәтә торган матубгат чарасы итеп күрәсем килә. Шуңа күрә төбәкләрдәге татарлар белән аралашып, аларның тормышы һәм безнең күренекле татар шәхесләре турында язып, ниндидер тарихи, аналитик, фәлсәфи материаллар белән, әнә шундый эчтәлектәге газет чыгарырга ният бар. Бу эшчәнлекнең бер юнәлеше генә, калган фикерләрне әлегә ачмый торам.

– Сез, беренче чиратта, иҗат коллективында кабул ителгән карарларны тормышка ашырырга ниятлисез кебек. Дөрес аңлыйммы?

– Әлбәттә! Үзгәрәсе килә, әмма бер кеше генә бөтен әйберләрне дә үзгәртә алмый. Бөтен коллектив белән тырышып, бер-береңне аңлап эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саныйм мин. Аллага шөкер, "Татмедиа" җитәкчелеге безнең газетның кирәклеген, аның мөһимлеген аңлый. Безнең эшебездә каршылыклар булмаячак. Хәзер иң мөһиме – коллектив белән бер-беребезне аңлау.

– Русия төбәкләрендәге татарларга таралучы "Без бергә" газеты да "Шәһри Казан" канаты астында чыга иде.

– Без "Без бергә"не чыгаруны дәвам итәчәкбез. Аның үзенең юнәлеше бар, яратып укыйлар, хәзер Русиянең 15 төбәгендәге 20 газетка кушымта булып бара ул. Бу кушымта әлегә ничек бара шулай калыр, чөнки аның үзенең йөзе, үзенең форматы бар. Бәлки, сизелер-сизелмәс кенә үзгәрешләр дә кертербез. Башта иң беренче чиратта "Шәһри Казан" белән шөгыльләнәчәкбез.

– Сезнең "Шәһри Казан"га җитәкче булып килүегез катлаулырак вакытка туры килде. Журналистлар газетларга дотацияләр беткәнгә яздыру авырлаша дип сөйли. Журналистлар өйдән-өйгә йөреп яздыра. Халык егылып укысын, язылсыннар, кызыксыннар өчен бүген ни эшләргә мөмкин дип уйлыйсыз?

– Әйе, мин авыр вакытка эләктем, әмма, беләсезме, минем бер дә төшенкелеккә биреләсем килми. Хәзер безнең субсидияләр юк, икенче ярты еллыкка яздыру башланганда дәүләт тә авыр хәлдә калды кебек.

Миңа калса, безнең халык интернеттан, телевидениедән өзек-өзек мәгълүмат алудан арыды. Акыллы, фикерли торган катлам барыбер басма матбугатны яратып укыячак. Мин бу язылу безне сындырачак, безнең киләчәгебез бетте дигән фикердә түгел. Күп әйбер үзеңнән һәм үзеңне ничек итеп күрсәтүдән тора.
Журналистика - хакимият һәм халык арасындагы күпер

Район газетлары белән шактый зур үзгәрешләр кичердек без. (Сабирова "Шәһри Казан"га килгәнче "Татмедиа"да милли проектлар бүлеге җитәкчесе иде.) Бу үзгәрешләр эчтәлектә дә, укучыларда да, реклам җәлеп итүдә дә чагылды.

Безгә хәзер контент белән ныклап эшләргә кирәк. Акыллы укучыга аналитик рухта, прогнозлар ясап, фикерләп, белгечләр комментарлары белән акыллы мәгълүмат җиткерү кирәк.

Миңа калса, хәлләр (татар матбугаты) шулкадәр үк начар дип әйтмәс идем. Хәзер, мисал өчен, ниндидер бер тенденция китте, кешеләр винил пластинкаларга кайта башлады. Казанда "Тәртип FM" радиосы ачылды һәм без үзебезнең элекке җырларны яратып тыңлыйбыз. Хәзер без затлы, фикерле һәм төпле әйбергә сусаган. Миңа калса, миндә генә дә түгел, сездә генә дә түгел, ә гади укучыда да аңа ихтыяҗ бардыр дип уйлыйм.

– Газет турыдан-туры "Татмедиа"га карагач дәүләт сәясәтеннән дә читләшергә ярамый торгандыр. Шулай да төрле яклы фикерләрне бирү мәсьәләсе ничегрәк булачак?

– Дәүләт сәясәте кысаларында да шулкадәр кызыклы әйберләр эшләргә мөмкин, бары тик теләгең генә булсын. Төрле фикерләр булачак. Республика җитәкчелегенең дә, безнең ялгышыбыз кайда һәм кайда без эшләп бетермибез, безгә күрсәтегез сез аларны дигән карашы бар.

Ни генә димик, журналистика хакимият һәм халык арасындагы күпер булырга тиеш дип саныйм мин. Тискәре якларны күрсәтмәгән, шома гына, тәнкыйтьсез газет була алмый.

– Сез тәнкыйтькә битараф түгел?


– Хәтерләсәгез, журналист вакытымда да шактый тәнкыйди материалларым бар иде. Бу мин пычакка-пычак килеп хакимият белән сугыша башлаячакмын, фәлән итәчәкмен, төгән итәчәкмен дигән сүз түгел, әмма газетта төпле фикергә, тәнкыйди әйберләргә урын булачак.

* * * *

Тумышы белән Аксубай районы Яңа Дума авылыннан булган Гөлнара Сабирова 2001 елда Казан университетының журналистика факультетында икенче курста укыганда "Ватаным Татарстан" газетында хәбәрче булып эшли башлый. Бер елдан соң "Күңелле атна" (хәзерге "Ирек мәйданы") газетына иҗади редактор булып китә. "Күңелле атна"да елдан артык эшләгәч "Татарстан яшьләре" газетына бүлек мөхәррире булып килә. Анда биш ел эшли.

Аннан соң өч елга якын Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының сүзчесе була. Аннары Универсиада дирекциясендә бу халыкара уеннар сайты мөхәррире булып эшли. "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире итеп куелганчы "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятендә милли проектлар бүлеге җитәкчесе була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG