Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов "хөкүмәте"нең мактанырлык эше табылмады


Кырым халкы Аксенов "хөкүмәте"нең мактанырлык эшен күрми
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

Кырым халык Аксенов "хөкүмәте"нең мактанырлык эшен күрми

Кырымда Аксенов "хөкүмәте" 100 көн эшчәнлеген бик тыйнак итеп билгеләде. Аксенов үзе дә мактанырлык эш күрсәтә алмаганлыгын, күп кенә проблемнар чыкканлыгын танырга мәҗбүр булды.

Бу елның февраль ае ахырында Русия хәрбиләре дип шикләнелгән кораллы кешеләр күзәтүе астында Кырымдагы "Русское единство" оешмасы җитәкчесе, "Гоблин" кушаматы белән танылган Сергей Аксеновны Кырым "хөкүмәте" башлыгы итеп билгеләнгән иде. Аксеновның Кырымда җитәкчелек итүенә 100 көн тулды.

Кырым "хакимиятләре" бу көнгә бик зур игътибар бирмәскә тырышты. Күрәсең, бу мактанырлык эшләр булмау белән бәйледер. Азатлык хәбәрчесенең Акмәчет урамында кешеләрдән сораштыруы да халыкның тормышы әллә ни яхшырмаганлыгын күрсәтте.

Соңгы айларда Русия бюджетыннан Кырымга шактый зур акчалар бирелде, шуңа өстәп кешеләрдән дә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан халкыннан да Кырымга һуманитар ярдәм җыйдылар. Әмма Аксенов хәтта шул һуманитар ярдәмне таратуны да тиешенчә оештыра алмаганлыгын танырга мәҗбүр булды.

Сергей Аксенов
Сергей Аксенов
"Һуманитар ярдәмнең күпчелек өлеше, кызганыч ки, урланган булып чыкты. Республикага авыр вакытта һуманитар йөкләргә куллары күтәрелгәннәргә шуны әйтәсем килә: алар эшләмәячәк кенә түгел, алар барысы да мәхкәмәгә тартылачак, ә җаваплы түрәләр эш урыннарын югалтачак", диде Аксенов. Аның әйтүенчә, Русия төбәкләреннән Кырымга китерелгән һуманитар таварларны биредә хосусый сәүдәгәрләр сатып ята.

ИТАР-ТАССка интервьюда Аксенов Кырым аннексиясе турында: "Бу, әлбәттә, билгеле кыенлыклар чыгара, әмма, шуңа да карамастан, без графиктан алда барабыз", диде. Графиктан алда бару, күрәсең, Украина һривнясын тиз арада әйләнештән чыгарып Кырым халкы өчен кыенлыкларны тагын да арттыру һәм кырымтатарларны төрле яклап эзәрлекләүләрне көчәйтү турында әйтелгәндер. Кыенлыкларны ничек чишәргә икәнен әйтә алмаса да, Аксеновның сөйләвендә оптимизм һәм өмет тулып тора.

Кайбер күзәтүчеләр Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның соңгы айларда Кырымга еш килүен дә Кырым “хөкүмәте”нең эшләре хөрти булу белән аңлата. Кырым “хөкүмәте”ндәге җитәкчеләрне тегеләй дә алыштырып карыйлар, болай да алыштырып карыйлар.

Рөстәм Тимергалиев
Рөстәм Тимергалиев
11 майда Кырым премьер-министр урынбасары Рөстәм Тимергалиев тә вазифасыннан китте. “Без Аксенов белән Кырымның рубль куллана башлавы һәм күчеш чорының беренче этабыннан соң минем эшем төгәлләнәчәк дип килешкән идек. Шулай ук минем киләчәк язмыш билгеләнгәнче, бер ай дәвамында башланган проектларны төгәлләү өчен киңәшче вазифасын башкарачакмын дип сөйләштек”, диде ул.

Май ахырында Ленур Ислямов та Кырым вице-премьеры вазифаларын башкаручы урыныннан алынып, аның урынына Руслан Бальбек куелган иде. "Социаль тикшеренүләр институты" мөдире Юсуф Куркчи моны республика "хакимиятенең" үз фикере һәм эш тәҗрибәсе булмаган, бары тик хакимияткә тугрылыгы аша гына танылган кешеләр белән эш итәргә теләвен күрсәтүче дәлил буларак бәяләде.

Аннексия нәтиҗәсендә Кырым халкына китерелгән күпсанлы кыенлыкларның берсе – курорт сезонында туристларның килмәве. Матур җәй көннәре башланса да, Кырым пляжлары буш.
Кырымда туризм сезоны ачылды, пляжлар буш
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Ә Русиянең үзәк каналлары ил халкына Кырым пляжларының туристлар белән тулган булуын күрсәтү өчен 2011 елгы видеоларны куллана.
XS
SM
MD
LG