Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

АКШта мәктәптә кораллы кешенең ут ачуы нәтиҗәсендә бер укучы һәлак булган


Американың Орегон штатындагы Траутдейл шәһәрендә кораллы кеше җирле мәктәптә ут ачып бер укучыны үтергән. Полиция килгәндә ут ачучы җан биргән булган. Бер укытучы каты җәрәхәтләр алган.

Ату тавышларын ишеткән укучылар тиз арада кайсы кайда качкан һәм полиция килгәч аларны мәктәптән чыгарган.

5 июнь көнне Сиэтл университетында кораллы кешенең ут ачуы нәтиҗәсендә 19 яшьлек егет үтерелгән һәм тагын икесе җәрәхәтләр алган иде. 26 яшьлек ут ачучының университетка бернинди катнашы булмаган һәм ул мөмкин кадәр күбрәк кеше үтерергә планлаштырган дип уйланыла.

XS
SM
MD
LG