Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:38
Кырым республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев эшеннән китте. Дәүләт шурасы утырышында Тимергалиев барлык хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм күчеш вакытында хөкүмәтнең ирешкән уңышлары турында сөйләде.

“Без Аксенов белән Кырымның рубль куллана башлавы һәм күчеш чорының беренче этабыннан соң минем эшем төгәлләнәчәк дип килешкән идек. Шулай ук минем киләчәк язмыш билгеләнгәнчә бер ай дәвамында башланган проектларны төгәлләү өчен киңәшче вазифасын башкарачакмын дип сөйләштек”, диде ул.

Кырым республикасы премьер-министры Сергей Аксенов Тимергалиевка хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Русия саклану министрының “Кырымны кайтару” медален тапшырды.

Моннан берничә ай элек Кырымтатар мәҗлесе вәкиле Али Хәмзин Азатлыкка: “Рөстәм Тимергалиев – кемнеңдер яман ниятләрен башкаручы курчак кына. Безнең тугандаш төрки халкыбызның шундый уллары булуы бик кызганыч” дигән иде.

Рөстәм Тимергалиев 1976 елда Улан-Удэда туган. 1998 елда Киев икътисад университетын тәмамлаган. Дәүләт идарәсе өлкәсендә кандидатлык диссертациясен яклаган. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG