Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым «самооборонасы» канунилаштырыла


Кырым депутатлары чираттан тыш утырышта «Халык дружиналары» турындагы канун өлгесе икенче укылышта кабул итте. Монда сүз Кырым «самооборонасын» канунилаштыру турында сүз бара.

Алар белән элемтәдә тору өчен «хөкүмәт» махсус штаб булдыра ала, аның җитәкчесе «Кырым республикасы башлыгы» тарафыннан билгеләнәчәк.
«Халык дружиналарына» бушка бина бирү дә күздә тотыла.

Соңгы вакытта Кырым «самооборонасы» Русия сәясәте белән риза булмаучыларны тоткарлау белән шөгыльләнә. Аеруча да алар журналистларга каныга.
XS
SM
MD
LG