Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

6-7 июнь көннәрендә Новосибирскида Себер бүлгесенә кергән төбәкләрдә яшәүче татарларның I корылтае узды. Корылтай Новосибирски филармониясенең камера залында барды.

Корылтайда Себер федераль бүлгесенә (округына) кергән 12 төбәкнең унысыннан: Бурятия, Тыва, Хакасия республикаларыннан, Красноярски, Забайкалье крайларыннан һәм Иркутски, Новосибирски, Омски, Томски, Кемерово өлкәләреннән җәмгысе 200гә якын делегат һәм кунак катнашты. Казаннан һәм Мәскәүдән дә шәрәфле кунаклар килгән иделәр.

Корылтайның төп оештыручылары Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте иделәр. Новосибирскиның өлкә һәм шәһәр хакимиятләре ягыннан да ярдәм булды.

Корылтайның максаты

Корылтай үткәрүнең төп максаты Себер федераль округы төбәкләрендә яшәүче татарларның эшләрен координацияләү өчен ассоциация төзү, Новосибирскида Татарстан республикасының даими вәкиллеген булдыру иде.

Милли сувенирлар сату

Милли сувенирлар сату

Бер уңайдан оештыручылар корылтай барышында Себер федераль округына кергән төбәкләрдә татар мәгәрифе торышын анализларга, Себер ягында яшәүче татарларның үз мәгълүмат чараларын булдыруда, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, милли мәдәниятне үстерүдә килеп чыккан проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә тиеш иделәр.

Аннан тыш корылтайда галимнәрне, эшмәкәрләрне, яшьләрне милли хәрәкәткә күбрәк җәлеп итү кебек сораулар да күтәрелергә тиеш иде.

Дамир Исхаков чыгыш ясый

Дамир Исхаков чыгыш ясый

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков сүзләренчә, мондый оешма Себер федераль округына кирәк. “Округка кергән төбәкләрнең һәркайсында татарлар саны артык күп түгел, тулаем алганда округта 490 мең татар яши. Себер федераль округы татар оешмаларының ассоциациясе төзелсә һәм җирле татарларның эчке мөнәсәбәтләрен координацияләп торса, хакимият органнары белән эш иткәндә шактый саллы сан татарларның мәнфәгатен ныграк яклар иде дигән өмет тудыра”, - дигән фикер белдерде Дамир әфәнде.

Корылтай башлану

7 июнь көнне иртәнге сәгать 9да корылтай эше башланып китте. Башта, гадәттәгечә, Русия гимны яңгырады, аннары тәбрикләү чыгышлары башланды.

Беренчеләрдән булып тәбрикләү сүзе белән Русия президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Попов чыкты. Башта ул татарча “Исәнмесез” дип исәнләшеп алды, аннары рус теленә күчеп, делегатларны һәм кунакларны корылтай ачылу белән тәбрикләде, уңышлы эшләр теләде.

Нәкип Шакирҗанов чыгыш ясый

Нәкип Шакирҗанов чыгыш ясый

Аннары сүз Новосибирски өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасын башкаручы Кирилл Колончинга бирелде. Ул катнашучыларга губернатор вазифасын башкаручы Владимир Городецкиның тәбрикләвен җиткерде һәм корылтайның нәтиҗәле эшләвен теләде.

Алардан соң тәбрикләү сүзләре белән Новосибирски канун чыгару җыелышы депутаты Борис Прилепский, шәһәр мэры Анатолий Локоть, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Новосибирски Җәмигъ мәчетенең идарә рәисе Нәкип Шакирҗанов чыктылар. Барысы да корылтайның уңышлы узуын теләделәр, Себер ягында яшәүче татарларга эшчәнлекләрен бергә һәм бер юнәлештә алып барырга кирәклегенә басым ясадылар.

Корылтайда чыгышлар

Корылтай барышында Себер федераль округына кергән һәр төбәкнең өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе чыгыш ясады. Аларның чыгышларына аерым тукталмыйча, шуны әйтергә була, чыгышларда, асылда, түбәндәге проблемалар турында әйтелде: төбәкләрдә татар авылларында мәктәпләр ябылу, татар теле дәресләре сәгатьләре кимү яисә бөтенләй бетерелү, күп очракта җирле кабельле телевидение каналларында “Татарстан - Яңа гасыр” каналы булмау, авылларга татар телендә тапшырулар барып җитмәү, һөнәри татар артисларының Себер якларында сирәк булулары, театр артисларының бөтенләй диярлек килмәүләре, эшмәкәрләргә дәүләт структураларыннан ярдәмнең юк дәрәҗәдә булуы, яшьләрне кызыксындырырлык милли проектлар булмавы.

Дөрес, кайбер төбәкләрдә уңай мисаллар булуы турында да бәян ителде корылтайда. Кайбер татар авылларында мәчетләр тергезелә, татар оешмалары уңышлы эш алып баралар, балалар татар мәдәниятенә җәлеп ителәләр, күп урыннарда милли бәйрәмнәр, Сабантуйлар үткәрелә. “Әмма болар җитәрлек түгел. Чаралар күп очракта химаячылар исәбенә үткәрелә, дәүләт ярдәме юк дәрәҗәдә. Үз көчебез белән генә күләмле проектлар өстендә эшли алмыйбыз”, - диделәр татар оешмалары җитәкчеләре.

Бурятиядән килгән делегат Саҗидә Баталова

Бурятиядән килгән делегат Саҗидә Баталова

Бурятия республикасыннан килгән делегат – “Халык фронты” гомумрусия хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Саҗидә Баталова авылларда экотуризм җәелдереп җибәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. “Шәһәрдә яшәүчеләр өчен авыл тормышы кызыклы тоела. Шәһәр кешеләрен үз йортларында кабул итеп, яшәү өчен уңай шартлар тудырып, хуҗалык эшләренә җәлеп итеп, урман-кырлар, елга-сулар белән таныштыру кызыклы булыр иде. Кунакларны кабул итү керемле дә булыр иде”, - диде. “Әмма мондый эшне башлап җибәрү өчен дә, башлангыч капитал кирәк бит”, - диделәр икенчеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кайбер төбәкләрдә экотуризмның инде уңышлы эш алып баруы турында сөйләде. “Самар өлкәсендәге бер татар авылында, мәсәлән, туристларның авылда ял итүләре, хуҗалык эшләрендә катнашулары күптән җайга салынган. Шәһәр кешеләре бик теләп киләләр андый авылларга, һәм канәгать калалар. Авылларда туган телне өйрәнү дә отышлырак. Аз гына вакыт эчендә балалар татар телендә аралаша башлыйлар”, - дип, Саҗидә ханымның Себер ягы авылларында экотуризм җәелдерергә дигән тәкъдимен хуплады Ринат әфәнде.

Үзенең чыгышында татар халкының тарихын өйрәнү, телен саклау проблемасына Татарстан Фәннәр академиясе галиме, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та тукталды. “Мәктәпләрдә татар теле дәресләре булмаганда крайны өйрәнү дәресләренә туган якны, анда яшәүче халыкның, ягъни татарларның, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен, йолаларын өйрәнүне кертергә кирәк. Ул уку планы буенча алып барылачак. Һәм андый дәресләр балаларга халкыбызның узганың, бүгенгесен аңларга, үзаңын үстерергә ярдәм итәчәк“, - диде Дамир әфәнде.
Секциядә кызу бәхәс бара

Секциядә кызу бәхәс бара

Иркутски төбәге “Интеллектуаль клуб” җитәкчесе, Татар-башкорт мәдәният үзәге әгъзасы Фагилә Тенчикова үзенең чыгышында үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, гомүм чаралар үткәрү өчен Себер ягында яшәүче татарларны берләштерүче оешма төзергә кирәклеге турында әйтте. Себер федераль округ төбәкләрендә яшәүче татарларның ассоцияцен төзергә, дигән тәкьдимне хуплавын әйтте. “Оешма рәсми теркәлсә, төрле дәрәҗәдәге грант конкурсларында да катнаша алыр иде”, - диде ул.

Красноярски краеның “Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин төзеләчәк оешманың рәсми теркәлүенә каршы чыкты. “Без турыдан туры Татарстан белән эшлибез, бу оешманың ике арада күпер булуын теләмибез. Без ассоцияция төзелүгә каршы түгел, әмма ул юридик яктан ирекле булырга тиеш, үзәк белән безнең бәйләнешләр элекечә калырга тиеш”, - диде. Вагыйз әфәнде Красноярски эшмәкәрләренең татар оешмаларына еш кына ярдәмгә килүләре турында да сөйләде. “Ярдәмчел эшмәкәрләрне Казанга чакырып, Татарстан президенты белән очрашу оештырсак, бу алар өчен зур стимул булыр иде”, - диде.

Башка төбәкләрдән килгән делегатлар да корылтайда катнашучыларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, киләчәктә дә мәдәниятебезне, телебезне, милләтебезне саклап калуның әһәмияте зур булуына басым ясадылар.

Корылтай кысаларында эшләгән секцияләр

Корылтайда җитди һәм катлаулы сораулар күп күтәрелде. Әмма аларны тикшерү һәм фикер алышу өчен вакыт күп түгел иде. Шул сәбәпле корылтай эше аерым секцияләргә бүленеп, дәвам ителде. Корылтай кысаларында эшләгән секцияләр:
  • татар мәгарифе торышы; телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау; Себер федераль округында татар мәгълүмат чаралары;
  • Себер федераль округында татар мәдәниятен, һәм спортын үстерү стратегиясе;
  • татар милләтенең рухи үсешендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең әһәмияте; Себер федераль округында татар эшмәкәрләренең тоткан урыны;
  • татар галимнәренең Себер төбәкләре үсешенә керткән өлешләре;
  • татар яшьләренең мәдәниятебезне һәм милләтебезне саклап калуда тоткан урыннары.

Секцияләрдә чыгышлар, фикер алышулар өч сәгать дәвамында барды. Ахырда уртак фикергә килеп, тәкъдимнәр язылып, корылтай секретариатына тапшырылды. Барлык тәкьдимнәр дә трибунадан укылып, корылтайда катнашкан делегатларга һәм кунакларга да җиткерелде.

Корылтай карарлары

Корылтай барышында аеруча актив эшләгән оешмалар җитәкчеләрен һәм кайбер активистларны тәбрикләү дә булды. Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров бүләкләнүчеләргә үзе тапшырды.

Өлкән яшьтәге делегатлар

Өлкән яшьтәге делегатлар

Корылтайның эше 14 маддәдән торган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Резолюциянең беренче маддәсендә Новосибирскида Татарстанның даими вәкиллеген ачу тәкъдиме белән Русия президентының Себер федераль округында вәкаләтле вакиленә, Татарстан президентына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенә мөрәҗәгать белән чыгарга дип язылган.

Икенче маддәдә Себер федераль округы татарларының ассоциациясен төзергә, аның уставына корылтайда тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кертергә, төзәтү эшләрен 2014 елның 1 октябрендә тәмамларга, яңартылган уставны төбәкләрдәге татар оешмалары җитәкчеләренә җиткеререргә, аннары төбәкләрдән делегатлар чакырып, алар белән 15 октябрьдә җыелыш үткәрергә һәм уставны кабул итү мөмкинлеген табарга дип язылган.
Корылтайда катнашкан Омски делегатлары оештыручылар белән

Корылтайда катнашкан Омски делегатлары оештыручылар белән

Корылтай резолюцияциясенә кертелгән әлеге һәм башка маддәләрне делегатлар бертавыштан кабул иттеләр. Барысы да эшнең дәвамлы булуына өмет баглауларын белдерделәр.

Әлбәттә, беренче корылтайда барлык мәсьәләрне дә хәл итү мөмкин түгел. Шулай да принципиаль карар кабул ителде: ассоциация булачак, аның каралама уставы да хупланды. Яңа оешма эшләүче татар оешмалары һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында арадашчы булмаячак, ул горизонталь мөнәсәбәтләр һәм җирле хакимиятләр белән эшләячәк.

Себер федераль округы татарларының I корылтае шагыйрь Булат Сөләйманов сүзләренә Новосибирскиның “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе Рафик Авлияров иҗат иткән “Себер гимны” җырын башкару белән тәмамланды.

Корылтай барышында аралашулар

Корылтай барышында аралашулар

​Корылтай тәмамланганнан соң оештыручыларның берсе булган Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарите рәисе Әмир Гәрәевтән, Себер федераль округында төзеләчәк ассоциация гомерле булырмы, дип сорадым. Фикерләрен татар телендә яхшы белдерә алмаганы өчен гафу үтенеп, ул рус телендә җавап бирде.

“Уставка үзгәрешләр кертеп, көз көне төбәкләрдән делегатлар чакырып, алар белән уставны кабул итсәк, ассоциацияне төзеп җибәрербез дип уйлыйм. Әмма төбәкләрдә эш бармаса, бер кеше тырышлыгы белән генә берләшмә эшләп китмәячәк. Шуңа күрә безгә берләшеп, бер юнәлештә эшләргә кирәк. Алла бирсә, төзелгән очракта, ассоциация гомерле булыр, дип өметләнәм”, - диде Әмир әфәнде.


Новосибирскида Сабантуй

Корылтай делегатлары һәм кунаклар 8 июнь көнне Новосибирскида оештырылган “Чәк-чәк бәйрәме”ндә һәм Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

“Чәк-чәк бәйрәме” шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан опера һәм балет театры бинасы каршысындагы мәйданда узды. Көн шактый салкын булуга карамастан, мәйданда халык шактый җыелган иде. Татар кызлары халыкны татлы чәк-чәк белән сыйладылар. Мәйданда татар һәм башка милли коллективларының җыр-биюләреннән гөрләп торды.

Шәһәр урамнары буйлап Cабантуй узачак паркка бару

Шәһәр урамнары буйлап Cабантуй узачак паркка бару

Бераздан корылтай кунаклары һәм "Чәк-чәк бәйрәме"ндә катнашучылар кулларына шарлар һәм төрле төсле байраклар тотып, Сабантуй узачак ял паркына юнәлделәр.

Шәһәрнең үзәк ял паркында "Себер федераль округы Сабантуе" исеме белән бәйрәм башланды. Новосибирскига бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәтү өчен Татарстанның Бөгелмә шәһәре хакимияте башлыгы Илдус Касымов һәм бер төркем сәнгатькәрләр килгән иделәр. Сабантуйның күңелле үтүендә аларның өлеше зур булды дисәк, һич тә ялгыш булмас.
Халыкны чәк-чәк белән сыйлау

Халыкны чәк-чәк белән сыйлау

Сабантуй башланыр алдыннан корылтай кунакларын һәм шәһәр хакимияте вәкилләрен сәламләү тантанасы үтте. Кайбер шәрәфле кунакларның муеннарына “Сабантуй 2014” дип язылган, чиккән яшел тасмалар салдылар. Кунакларны һәм бәйрәмгә килгән халыкны чәк-чәк, каклаган каз, катык, пәрәмәч кебек милли ризыклар белән сыйладылар, чәчәкле самовардан кайнар чәй эчерделәр.

Аннары Татарстан кунаклары һәм оештыручылар ял паркының ачык мәйданындагы сәхнәгә күтәрелделәр, Сабантуйны ачык дип игълан иттеләр, шарлар бәйләгән Сабантуй байрагын күккә очырдылар.

Ял паркының зур сәхнәсендә кичкә кадәр Бөгелмәдән килгән сәнгатькәрләрнең, Новосибирски коллективларының чыгышлары барды. Якындагы мәйданчыкларда Сабантуй уеннары гөрләде. Вакыт-вакыт яңгыр сибәләп торуга карамастан, уеннарда катнашучылар күп булды. Сабантуй батырына, гадәттәгечә, тәкә бирелде. Сабантуйда оештыручыларны һәм шәрәфле кунакларны сыйлау

Сабантуйда оештыручыларны һәм шәрәфле кунакларны сыйлау

XS
SM
MD
LG