Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

12 июнь Удмуртия башкаласына нигез салыну көне буларак билгеләнә. "Шәһәр кешесе" исеменә лаек булган Наил Зиятдинов бәйрәмгә әфганчылар һәйкәлен чистартып әзерләнә.

Тарихтан билгеле – Ижау шәһәре башта корыч кою заводы буларак төзелә башлый. Аннан соң аның тирәсендә шәһәрчек барлыкка килә. Шәһәрне һәм аның төп төзелеше – корыч кою заводын аякка бастыруда татарлар да бихисап өлешен керткән. Бүген дә милләттәшләребез шәһәр тормышында актив катнаша.

Ижау шәһәре Русиянең күпмилләтле зур шәһәрләренең берсе булып исәпләнә. Бүген биредә 637 меңнән артык кеше гомер кичерә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең 58,9 процентын руслар тәшкил итә, удмуртлар - 30, татарлар - 9,6 процент. Шәһәргә нигез 1760 елда салынган. 1760-1918нче елларда ул Ижевский заводы дип аталган, 1918 елда шәһәр статусын алган, һәм бераз соңрак Удмуртия республикасының башкаласы итеп билгеләнгән.

Шәһәр тормышында, завод-фабрикаларда, хакимияттә бихисап милләттәшләребез тырыш хезмәт күрсәтә. Иҗтимагый тормышта да актив милләттәшләребез саны күп. Шундыйлардан – Ижауда туып үскән, Әфган сугышын үткән Наил Зиятдинов. Наил 2013 елда шәһәр администрациясе игълан иткән “Шәһәр кешесе” бәйгесендә “Шәһәр һәм җәмгыять” номинациясендә җиңүче булды.

Әфганстан һәм Чечня солдатлары истәлегенә куелган һәйкәл

Әфганстан һәм Чечня солдатлары истәлегенә куелган һәйкәл

Без Наил белән Әфган сугышында һәм локаль бәрелешләрдә һәлак булган хәрбиләргә куелган һәйкәл янында очраштык. Бу һәйкәл 2009 елда шәһәр йөзендә барлыкка килде. Наил Зиятдинов сүзләренчә, бу һәйкәлне шәһәр үз карамагына алмаган. Сәбәпләре төрле. Иң беренчесе – бюджетта акча юк. Шуңа да Наил Зиятдинов - әфганчылар оешмасы вәкиле, әлеге һәйкәл тирәсен чистартып торуны үз җилкәсенә алган.

Әлеге һәйкәл яныннан кешеләр өзелми. Без Наил белән биредә берәр сәгать аралашкан вакытта да балалары белән әни-әтиләр дә, берәм-берәм берничә кеше килеп китте. Барысы да кызыксынып һәйкәлне карады, мәрмәр тактадагы исемнәрне укыды. Биредәге хәрби машинаны да тирәли әйләнде. Яшь әни кызы белән беренче тапкыр икән биредә. Баласы гарип икән. Әкрен генә мәйданны йөреп чыктылар, биредә куелган хәрби техниканы да кызыксынып карадылар.
Һәйкәлдә татар исемнәре дә бар

Һәйкәлдә татар исемнәре дә бар

Наил Зиятдиновның максаты – биредә һәрвакыт чисталык булырга тиеш. Наил Зиятдинов үз машинасында кирәкле эш коралларын да йөртә. Чүпләрне җыю өчен капчык та әзерләп куйган. Һәйкәл тирәсендәге чүп-чарны да җитез генә җыеп алды. Ул боларны авыр һәм башкара алмаслык эш итеп санамый. Тик аны кешеләрнең бирегә килеп эчеп утырып, шешәләрен дә шунда ватып калдырулары гаҗәпләндерә. "Һәйкәл янындагы мәрмәр ташларга, шундагы хәрби машинага төрле ямьсез сүзләр язарга аларның ничек кулы күтәрелә? Бу кимчелекләрне күреп, йөрәгем яна”, ди Наил Зиятдинов. Һәйкәл янындагы мәйданны төнлә яктырткан лампаларны да бу елларда инде бер биш тапкыр ватып киткәннәр. “Ярый әле дусларым күп, алар ярдәм итә”, дип рәхмәтен белдерде Наил.

Наил атнасына ике-өч тапкыр һәйкәл янына килеп биредә чисталыкны саклый. Үзе сатып алып утырткан чәчкәләргә су сибеп, тәрбияли, инде быел гына да шушы чәчкәләре икенче тапкыр утырткан, беренче үсентеләрне йолкып алганнар. Һәйкәл янында матур булсын дип тырыша. “Бу бит япь-яшь килеш бәрелешләрдән әйләнеп кайтмаган егетләрнең истәлеге. Хәтер урыны”, ди Наил.

Наил чәчкәләр утырта

Наил чәчкәләр утырта

Наил Зиятдинов Әфган һәм Чечня сугышларында тән һәм җан җәрәхәте алып кайткан егетләргә ярдәм итәргә омтыла. Аеруча Чечнядагы бәрелешләрдә катнашкан егетләрне кызгануын җиткерде ул. Әфганстанда булып кайткан егетләргә, ул вакытта әле система иде, шуңа да берникадәр ярдәм иттеләр, ә бу егетләргә тормыш итәргә бик авыр, ди ул. Эшкә, укырга урнаштыру, аларны дәвалау кебек мәшәкатьләрне дә әфганлылар берлегенә башкарырга туры килә икән.

Нәкъ шушы кешелекле сыйфатлары өчен 2013 елда Ижау шәһәрендә беренче тапкыр игълан ителгән “Шәһәр кешесе” бәйгесенең "Шәһәр һәм җәмгыять" номинациясенә аны тәкъдим итәләр. Комиссия әгъзалары әлеге номинациядә берничә кеше арасыннан Наил Зиятдиновны сайлый. Премия бик вакытлы булды, дип елмая егет. Ун мең сум акча биргәннәр. Шул премия акчасын һәйкәл тирәсендәге агачларны кисәргә тоткан. Хәзер һәйкәл тирәсендә урын ачык, хәмер алып килеп эчүчеләр саны күпкә кимегән икән.

Тыныч тормышта үскән Наил. Удмурт дәүләт университетының тарих факультетында белем алган, Әфганстанда кемне яклап һәм ни өчен сугышкан – яраланган, контузия алган, әмма корал белән эш итү, кан коюлар егетне кырысландырмаган, аның холкына да тискәре йогынты ясамаган. Киресенчә, бәлки нәкъ шушы ачы хәрби хезмәт еллары аңа кешелекле, мәрхәмәтле булырга ярдәм итәдер дә. Бүгенге Украинадагы вазгыятьне дә сөйләшүләр аша хәл итәргә дигән фикердә егет. Һәйкәл янындагы мәрмәр тактада төрле хәрби бәрелешләрдә һәлак булган 250 фамилия, бу исемлек тулыландырылмасын иде, дигән теләктә Наил.

XS
SM
MD
LG